• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59
Телефон: +7(855)-513-34-36
E-Mail: kadibash@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Кадыбашская СОШ
Руководитель: Рашитова Фания Харисовна
Год основания учреждения: 1898
У нас учатся: 33 учащихся и 7 воспитанников
У нас учат: 17 педагогов

Новости Кадыбашской СОШ

Көз сылуы

Опубликовано: 10.10.2014

Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә милли бәйрәмнәрне үткәрү традициягә кергән. Эльмира Расулева җитәкчелегендәге “Каз канаты” фольклор түгәрәгенә йөрүче кызлар катнашында узган “Сөмбелә” бәйрәме- шуның ачык мисалы. Иң элек “Каз канаты” түгәрәге турында берничә сүз әйтеп үтсәм урынлы булыр дип уйлыйм. Минем сыйныфтыш кызлар барысы да анда бик теләп йөриләр. Алар түгәрәктә фольклорны өйрәнү, җыю белән беррәттән милли бәйрәм- йолаларны әзерләү, сценарийлар төзү,үткәрү , шулай ук төрле милли биюләр өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Ел дәвамында алар чыгышлары белән мәктәптә генә түгел, ә район, республика конкурс, конференцияләрендә катнашып баралар. “Сөмбелә” бәйрәмендә сыйныфташ кызларыбыз “Көз сылуы” исеменә лаек булу өчен көрәштеләр. Бәйге 3 турдан торды: һәр тур 3 әр бәйгедән. Иң элек кызларыбыз заманча итеп үзләре белән таныштырдылар: нәрсәләргә сәләтле булуларын бәян иттеләр. Бәйге артыннан бәйге дәвам итте; кызларыбыз аш-суга осталыкларын да, җыр- биюгә, иҗади сәләткә ия булулары да, төрле фәнннәр буенча тирән белемле икәнлекләрен дә күрсәттеләр. Барысы да сәләтле һәм оста, жюри ролендә утыручы 11 нче класс укучылары Альбина Арсланова, Диләрә Закирова, Рузана Гафаровага бәяләү дә җиңел булмаганы бәйгеләрне карау барышында күренеп торды. Әмма безнең жюри бик тә компетентлы һәм гадел булды. Ниһаять, “Көз сылуы” билгеләнде. Ул- Мулланурова Айгөл. Сер итеп кенә әйтәм, мин аның җиңеп чыгасын алдан ук белгән идем, чөнки ул нәкъ көз шикелле озын кызгылт чәчле, нурлы йөзле, ачык кыз. Булганнан бар да була, ди бит халык. Бу сүзләр нәкъ менә минем сыйныфташыма хас. Айгөл укуда да үрнәк, гел “5” легә генә укый, спортта алдынгы (ГТО кысысында узган район буенча йөгерү ярышында 1 урын алды), җыр-биюгә, тапкыр-нәфис сүзгә оста, кыскасы, бар эшкә дә кулы ятып тора. Калган сыйныфташ кызларыбыз да уңганнар: Элиза белән Лениза нинди генә чәч үремнәре белмиләр(!), барлык кызларга да матурлык өстәүдә аларның роле зур; Алинаны тыйнаклык алиһәсенә тиңләр идем, сабыр, мөләем, оста куллы кыз ул. Айзилә сәнгатьле сөйләме белән җәлеп итте, Ләйсәния белән Ильвина аш-суга осталыклары белән шаккаттырды. Без, 6 нчы класс егетләре, үзебезнең кызларга сокландык та, горурландык та. Афәрин, кызлар. Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы класс Укучысы Тулбаев Илдан



К списку новостей