Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | Skdb. Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 33 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов |
-
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан 31.05.2026

Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан
-
ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ 31.05.2026

-
Кадыбаш мәктәбендә "Герой партасы" ачылды 08.12.2025

Геройлар даны мәңгелек!
Ватан Геройлары көне алдыннан истәлекле вакыйга, зур тантана узды Кадыбаш мәктәбе "Герой партасы" Бөтенроссия белем бирү проектына кушылды: мәктәпнең 2013 елгы чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операцияда батырларча һәлак булган, Батырлык ордены иясе Шакиров Динар Илгиз улының якты истәлеге хөрмәтенә "Герой партасы" ачылды.Әлеге тантанага бүгенге көндә махсус хәрби операцияда катнашкан якташларыбызның әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылдыПартаны ачу хокукы Динарның әти-әнисе Гөлнара Ингил кызына, Илгиз Мөхамматнур улына һәм мәктәпнең юнармия отряды әгъзаларына бирелде. Ә иң беренче Герой партасына утыру мөмкинлеге мәктәбебезнең уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре Шаймарданова Әлфинә, Рамазанов Камил алды. Алар мәктәп, авыл, ил данын якларга, тырышып укырга, Ватаныбыз батырларын истә тотарга, Россия патриоты булырга ант иттеләр.Кичәне алып баручылар: тәрбия буенча директор киңәшчесе Юсупова Г.С., ОБЗР укытучысы Закиров Ш.М. батырлык үрнәге күрсәткән якташларыбызны тирән хөрмәт белән искә алдылар. Кадыбаш һәм Иске Эсләк авыллары җирлек башлыклары Закиров Х. Л., Ахметова Г. Г., авылыбыз аксакалы Рамазанов И. Г. якташларыбызның фидакарьләрчә Ватан алдында бурычларын үтәүләрен ассызыклап киттеләр. Мәктәп директоры Рашитова Ф.Х. һәр укучының тырышып укуы, Ватанга тугрылык билгесе булуын искәртте. Динарның мәктәп елларын искә төшерде. Яу кырында ятып калган Батырларыбыз хакындагы истәлек буыннан-буынга җиткерелсен! Бар дөньяны тынычлык берләштерсен! Безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен аямаган Батырларга мәңгелек дан булсын!
Бүгенге көндә махсус хәрби операцияда катнашкан чыгарылыш укучыларыбыз һәм якташларыбыз белән горурланабыз, исән- имин әйләнеп кайтуларын телибез.










