• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59
Телефон: +7(855)-513-34-36
E-Mail: kadibash@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Кадыбашская СОШ
Руководитель: Рашитова Фания Харисовна
Год основания учреждения: 1898
У нас учатся: 33 учащихся и 7 воспитанников
У нас учат: 17 педагогов

Сочинение о ВОВ

МБГУ Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Номинация: Истә, һаман да истә

 

Тема: Соңгы ветеран яши авылымда

 

 

 

 

Эшне башкарды:

6 нчы класс укучысы Мулланурова Айгөл Илфат кызы.

Укытучы: Расулева Эльмира Раисовна

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте  белән күңелләргә уелып кала.Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.

1941 нче ел. 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар . Бөек Ватан сугышы башланды.

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бөтен ил бердәм рәвештә көрәшкә күтәрелде.. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 400 дән артык кеше китте.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 226 авылдашларыбызга  туган туфрагына кайтып басу бәхете тимәде: алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калдылар. Авылым уртасында нур чәчеп, балкып торучы һәйкәлгә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.

Әйе, ул чорда сугыш сөреме кермәгән бер генә йорт та калмаган шул. Әби-бабамнар-  сугыш чоры балалары. Сугышның афәтен, фаҗигасен үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Вафия әбием әтисе сугышка киткәндә 5 яшьтә генә була. Карт әби бер үзенә 2 шәр сыер асрап яши. Мал-туарны гел кул көче белән асрый. 5 яшьлек Вафия дә аркасына асып печәнен, саламын ташый. Шул рәвешле ачлыкка бирешмичә калалар. 

Ә карт бабай Хәмәт сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Немецлар белән аяусыз сугышта яраланып, 1943 нче елда  пленга эләгә. Анда күргән газапларын әтиемә дә сөйләп калдырган ул. Безнең кебек замана балаларына ул хәлләрне күз алдына китерүе дә авыр.

Бабам Фәтхелбаян- 36 нче ел баласы. Ул сугыш вакытын гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр чорның да михнәтләрен сөйләп тә бетерә алмый.

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрәбәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.

Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 70 нче тыныч яз килүен көтәбез. Сугышның соңгы тавышлары тынганга 69 ел узды. У көннәр- кешелекнең җуймас хәтере.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган якташым Касыйм Солтан улы Исмагилов -Әгерҗе районы Кадыбаш авыл җирлегенең исән калган бердәнбер сугыш ветераны. Аның хәтерендә дә сугыш җуелмас эзләр калдырды... Хәтер сандыгын ачып караса, ул гап-гади генә гомер кичергән, югыйсә. 1923 нче елның 2 январендә  Кадыбаш авыл җирлегенә кергән кечкенә генә Касай авылының крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 6 балалы гаиләдә 4 нче  бала була ул. Бала чагы туган авылында уза, колхозлашу елларына туры килә. Әтисе колхозга керергә теләмәгәнлектән өйдәге бөтен әйберләрне дә алып чыгып китәләр. Менә шуннан башлана инде мәшһәрдә тиң көннәр. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эш, су ташу, кул белән он тарту һ.б.Ул арада абыйларына да солдатка каралырга вакыт җитә. Сугыш башланганда алар инде армиядә була.Мәктәптә аңа нибары 4 сыйныф кына белем алу насыйп була.

Сугыш башлану хәбәрен Касыйм абый басуда авылдашлары теленнән ишетә.1942 нче елның 3 нче маенда Красныйбор военкоматыннан сугышка чакырыла, 2 ай дәвамында  күрше Ижевск шәһәрендә әзерлек курслары үтә, ә инде август аенда Курск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Ул чакта берничә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары төзәлеп, савыгып чыккач, аны 3 нче Белорус фронтына җибәрәләр. Касыйм абый  генерал- полковник, баш командующий Черняковский  командалагындагы 28 нче армия, 55 нче дивизия 164 нче полкка эләгә.  Укчы полк автоматчылар ротасында хезмәт итә. Сугышны 1945 нче елны Германиянең Лейпциг  шәһәрендә тәмамлый. 1945 нче елның октябрь  аенда Белоруссиянең Гродный шәһәрендә армия хезмәтен дәвам иттерә. Үзләре казарма төзеп, шунда яшиләр.  Гродный уртасыннан Неман елгасы ага , Касыйм абыйлар сайлау участогын саклыйлар. Шулчакның бер вакыйгасы аерата хәтеренә уелып калган: “ Исемдә калганы шул булды: Неман елгасын кичеп,  күрше авылдагы штабка мөһим хат илтергә тиеш идем, хатны исән –имин тапшырдым, әмма кайтканда бер бендер  этен өстерде, эт ыргылып минем өскә ташланганда, каушап калмадым, атып үтердем, Гомерем булгангадыр инде куа бармадылар, качып котыла алдым”. Нәкъ шул айда туганы Гарифуллин Йосыф та Гродный шәһәрендә хезмәт итә, әмма алар бер- берсе белән күрешми- белешмиләр. Бары сугыштан кайткач кына бер шәһәрдә хезмәт итүләре хакында беләләр.

 Белорус халкы сугышның ачысын бик каты татыган иде, шуңа күрәдерме өстән үк җирле халыкка бернинди дә зыян салмаска дип боерык бирелде. Без аларның бернәрсәләренә дә кагылмадык, бу һәркем өчен боерык иде.

 Туган якларына ул 1947 нче елны гына әйләнеп кайта. Сугыш җимереклекләрен төзекләндерү, тыныч тормыш сагында тору  һәр ир-егетнең бурычы була бит.

Сугыштан кайтуның беренче көннәрендә үк Касыйм абый Исәнбай МТС бригадасында тракторчы булып эшли башлый. 1958 нче елга кадәр шунда эшли, аннан хезмәт юлын”Таң” колхозында бригадир буларак дәвам итә. 1951 нче елда гаилә корып җибәрә. 5 бала тәрбияләп үстерә.

Сугыш турында хатирәләрне искә алганда ветеран күзендә яшь тамчылары күренә. Әйе, Сугышның иң хәтәре 23- 24 нче елгы егет- кызлар җилкәсенә төшә. Шундыйлар рәтендә минем якташым да бар .  “ Мин лаеклы һәм бәхетле тормыш кичергәнем өчен шатмын, - ди ветеран.- Бәхетле, чөнки  сугыштан җиңү белән исән-сау  кайттым. 5 балага гомер һәм тәрбия бирдем. Илгә лаеклы балалар үстердем 8 оныкны, 3 оныкчыкны тәрбияләргә булышуым үзе бер бәхет түгелме!? Бүгенге мул тормышта, тынычлыкта яшәвем белән дә чиксез бәхетлемен ,- дип горурлана ул.

Әйе, яшәү, лаеклы гомер кичерү һәркемгә бирелми шул. Әнә бит бертуганнары Миннәхмәт, Барый, Басыйр абыйлары сугыш кырында мәңгелеккә ятып калганнар.2 кыз туганы да авылда вафат булган. Мескен әнисе ничек түзгәндер,Касыйм абый исән-сау кайткач та шатлыгыннан авыл урамы буйлап йөгереп уза ана.

 “ Мин инде 90 яшькә җиттем, күрәсең, абыйларым гомерен дә яшәргә насыйп булды. Алар рухына дога кылам, аларны якты истәлек белән искә алам,”- ди Касыйм абый.

“Сугышның һәр көне төшләргә кереп йөдәтте башта, чөнки бик күп югалтулар, яраланулар күрергә туры килде. Иң якын дустымны җирләдем фронт сызыгында. Сугышка киткәннең  беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән идек. Иң зур югалтуларның берсе булды бу.

  Азат иткән торак пунклар: авыл, поселокларның бик кызганыч, җимерек хәлдә калуы да йөрәкне әрнетә. Без яшь идек, көчле идек ул елларда. Йөрәктә җиңүгә омтылыш хисләре дөрләде. “Гел алга, гел алга- бирешмәскә, җиңелмәскә, чигенмәскә”девизы астында яшәдек,”- дип сөйләде безгә Касыйм абый.

Фронтавик - күпсанлы сугышчан һәм хезмәт бүләкләренә лаек кеше. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 мәртәбә Сталинның рәхмәт хатына, Кинергсбергны, Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнде. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы”,” СССР Хәрби Көчләренең 50 еллыгы”, “ Хәрби Көчләрнең 60 еллыгы”, “Намуслы хезмәт өчен”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1975 ел, “Хезмәт ветераны”; сугыш ветераны буларак фатир бирелде.

Әйе, бүгенгесе көндә дә Касыйм абый- авылыбызның абрыйлы кешесе.Авылдашлары  әле дә аңа киңәш- табыш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә ул игътибарлы, тактлы, ачык күңелле. Ул- еш кына мин укыган мәктәпнең кунагы. Балалар белән очрашуларга гел килә, сугыш хатирәләре белән уртаклаша, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Мин дә аның белән чәй өстәле артында әңгәмә кордым. Бу минутларда күзләренә карадым, карадым да- картайган, бетәшкән картны тамчысын да күрмәдем. Гүя ул әле яшь,  нык ягымлы күзләр белән дөньга карап тора. Нәкъ менә шул минутларда мин аның бәхетле картлык кичерүен тойдым. Ике кызы тәрбиясендә, кадер- хөрмәтендә яши ул бүгенге көндә. Мин сугыш турында сорашканда, ул 2 нче тапкыр гомерне яшәү мөмкинлеге бирелгән очракта да Туган иле өчен көрәшәчәген  горур рәвештә бәян итте ветеран.

Тиздән –Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш һәм тыл ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта, чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләргә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбыз истәлеген халкыбыз кадерләп саклар,аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып авыл уртасындагы һәйкәлгә елдагыча чәчәкләр, веноклар куелыр.

500 дән артык кешесе булган туган авылым Кадыбашта 1 генә дә исән ветеран калмады, ә инде 3 авылны берләштергән Кадыбаш авыл җирлегендә бердәнбер ветеран -Исмагилов Касыйм Солтан улы. Пенсионер укытучыбызДания Касыймовнаның әтисе. Укытучым үзе дә лаеклы ялда, әтисен бик кадерләп тәрбияли, безне аның үрнәгендә батыр, түзем, чыдам булырга өйрәтте.

Без яшь буын, сугышның ни икәнен дә белмәгән ваемсыз буын. Тарих китапларыннан, телефильмнардан карап кына сугыш эпизодлары күз алдына килә, әмма без аның авырлыгын төбенә төшеп аңлый алмыйбыз. Ә шулай да безнең якты киләчәк өчен көрәшкән, башларын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Батырлык- мәңгелек . Сугыш- авыр хатирә. Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...