Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
E-Mail: | kadibash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
Год основания учреждения: | 1898 |
У нас учатся: | 33 учащихся и 7 воспитанников |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Яңа ел бәйрәме. 21.12.2018
8-11 сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме узды. Аны 8нчы сыйныф укучылары оештырды. Театраль куелышлар, музыкаль һәм бию номерлары белән бизәлгәч, бәйрәм тагын да күңеллерәк булды. Бу чара традицион Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
-
ПРИКАЗ № 649-ОД Об усилении мер безопасности в праздничные и каникулярные дни
18.12.2018
-
Кардан сын ясау
14.12.2018
Кышын безнең мәктәбебез укучыларын кардан ясалган әкият геройлары каршы ала.Кардан сыннар ясау-безнең,матур традицияләренең берсе. Быел, күмәк тырышлык белән ишегалдыбызга балаларның яраткан әкият геройлары ясалды. Әлеге эштән бер сыйныф та читтә калмый. Татат халкында “Бердәмлектә көч”дигән мәкаль бар. Бергә эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә матур шул: мәктәбебез яны әкият иленә охшап тора.
-
Международный день борьбы с коррупцией 09.12.2018 Международный день борьбы с коррупцией – отмечается ежегодно 9 декабря, начиная с 2004 года. Провозглашён Генеральной Ассамблеей ООН. Целью учреждения этого Международного дня, как указано в резолюции Генеральной Ассамблеи, было углубление понимания проблемы коррупции и роли Конвенции в предупреждении коррупции и борьбе с ней.
-
Республикнское родительское собрание «Роль родителя в индивидуальной продюсерской поддержке ребенка». 06.12.2018
Регистрация по ссылке https://utalents.ru/event/respublikanskoe-roditelskoesobranie-2018
-
Итоговое сочинение для учащихся 11 класса 05.12.2018
Итоговое сочинение для учащихся 11 класса
Направления итогового сочинения 2018-2019 уч. год:
-
01.12.2018
-
Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников. 01.12.2018
Наши ученики активно участвуют в муниципальных олимпиадах школьников,которые организуются Министерством образования и науки РТ и проходят в ноябре-декабре каждого года.
-
Бүген бездә зур бәйрәм. 24.11.2018
Бүген Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәмдә район, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, ветеран педагоглар, төрле елларда шушы мәктәптә укыган укучылар һәм бик күп кунаклар катнашты Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредәге укыту-тәрбия эшенең башлангычы XIX гасыр ахырына барып тоташа. 1898 елда Кадыбаш җирлегендә рус-башкорт училищесы ачыла. 1904-05 елларда зур яңа мәчет төзелә, шушы бинага кушып мәдрәсә дә салына. 1917 елдан мәктәптә яңа программалар буенча укыту башлана. Бу елларда Кадыбаш мәктәбе “Терәк-үрнәк мәктәп” дип йөртелә.
1932 елда бөтен авыл көче белән яңа мәктәп бинасы кулланышка тапшырыла, 1938 елдан җидееллык мәктәп оештырыла. 70нче елларда башта сигезьеллык, аннан гомуми урта белем мәктәбе статусы ала. 2011 елдан Кадыбаш урта мәктәбенә Тугызбуй төбәгенең Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләк, Нарат, Галидән укучылар килеп укый башлыйлар.
Үз йөзе, абруе, даны булган (2012, 2013, 2014, 2016 елларда “Иң яхшы йөз мәктәп” исеменә лаек) Кадыбаш мәктәбе якындагы тугыз татар авылының база мәктәбе булып тора. Уку йорты белән күп еллар Фәния Харис кызы Рәшитова җитәкчелек итә.
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бер миллион сумлык “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” грантына ия булдылар.
Мәктәп коллективы кунакларны ишек төбендә халыкыбызның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алды. Кунаклар дигәнебез – район җитәкчеләре, мәктәптә төрле елларда белем биргән мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар. Кунакларга кабинетлар буйлап, мәктәпнең тарих музеена сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылды. Һәр кабинетта укучылар каршы алды һәм таныштырды.
Тантананың беренче өлеше мәктәп тарихына багышланды. Бу өлештә моннан бер гасыр элек мәктәпкә нигез салынган вакытлар да, авыр сугыш еллары да, пионерлар хәрәкәте дә күз алдыннан үтте. Укучы һәм укытучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм тамашачыларга тарихны барлау мөмкинлеге белән бергә күңелгә рухи ял да бүләк итте. Кадыбаш мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантананың икенче өлеше “Укытучы – якты маяк" дип аталды.
Исеменнән үк күренгәнчә, бу өлеш мөгаллимнәрне зурлау-данлауга багышланды. Аның барышында вафат булган укытучылар искә алынды, лаеклы ялдагы мөгаллимнәр сәхнә түрендә хөрмәтләнде. Шулай ук бүген хезмәт куючы укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар бүләкләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина кулыннан кабул итеп алдылар. Гомумән, бәйрәмдә бүләкләүләр бик күп булды. Сәхнәгә күтәрелгән һәркемгә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Искиткеч җылы итеп әзерләнгән бәйрәм һәркемнең күңеленә тирән эз салып, бер тында узды.
-
Юбилей. 23.11.2018
Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", дибез без. Кадыбаш мәктәбе бу көннәрдә үзенең 120 еллык зур юбилеена әзерләнә.