• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Агрызский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422202, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Иж-Бобья, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7(855)-513-40-42
E-Mail: izbobia@yandex.ru, izbobia@mail.ru, Sib.Agr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Школа имени Братьев Буби
Руководитель: Гараев Эрнест Ирекович
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 73 укучы һәм 15 тәрбияләнүче
У нас учат: 22 укытучы һәм 2 тәрбияче

Все новости Иж-Бобьинской СОШ

«Авыл укытучысы-2023»

Опубликовано: 19.10.2023

«Авыл укытучысы-2023» конкурсының Иң яхшы тәрбиячеләре билгеле булды.
Бүген Казан шәһәренең 379 нчы балалар бакчасы базасында ел саен үткәрелә торган «Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында иң яхшы авыл тәрбиячеләре игълан ителде.
Быел конкурс 10 нчы тапкыр үткәрелә, димәк үзенә күрә матур бер юбилей елы да. Конкурс финалында республикабызның төрле районнарыннан 6 тәрбияче жюри алдында үз шөгыльләрен күрсәтте. Жюри катнашучыларның эшен түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:
— тәрбиячеләрнең шөгыль максатларын дөрес куюы һәм ачуы;
— балаларны дәрескә җәлеп итү;
— дидактик материалларны һәм техник җиһазларны дөрес куллану;
— шөгыль эчтәлегенең темага, максат һәм бурычларга туры килүе;
— тәрбияченең педагогик культурасы: эрудиция, сөйләм культурасы, балалар белән үз-үзен тотышы;
— шөгыльнең төп идеясен кыскача һәм образлы итеп бәян итү һәм башкалар.

Тәрбиячеләрнең эшен ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рүзилә Вагыйзь кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Лотфуллина Айсылу Газинур кызы; Казан шәһәре Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы; «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы ; «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Лотфуллина Фәния Альберт кызы бәяләде.

Озак кына фикер алышулардан соң жюри республиканың авыл җирлегендә яшәгән иң яхшы ике тәрбиячесен игълан итте. Бу исемгә Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина һәм Әгерҗе районы Иж-Буби авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Хәмидуллина ия булды.Авыл укытучысы



К списку новостей