• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Агрызский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422202, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Иж-Бобья, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7(855)-513-40-42
E-Mail: izbobia@yandex.ru, izbobia@mail.ru, Sib.Agr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Школа имени Братьев Буби
Руководитель: Гараев Эрнест Ирекович
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 73 укучы һәм 15 тәрбияләнүче
У нас учат: 22 укытучы һәм 2 тәрбияче

Все новости Иж-Бобьинской СОШ

Рәмзия Арслан кызы Хәлиуллинаның тууына 90 ел

Опубликовано: 22.09.2023

Иж-Бубый мәктәп тарихы музеен оештырган, аны 20 елга якын җитәкләгән Рәмзия Арслан кызы Хәлиуллинаның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә, фидакарь хезмәт куеп, авыл халкының гына түгел, бәлки чит төбәкләрдәге һәм мәмләкәтләрдәге татарларның ихтирамын яулаган ветеран педагогны искә алу кичәсе уздырылды.

Чарада укучылар Рәмзия апаның тормышы һәм хезмәт юлы белән таныштылар. Кунак булып килгән Лилия ханым Хәлиуллина Рәмзия апаның гаиләдә тоткан роле, аның сеңелләре Резилә һәм Резеданың, энесе Айдарның балаларына ясаган уңай йогынтысы турында сөйләде. Казан шәһәрендә яшәүче Ләйсән Хәйруллина да үзенең видеоязмасында апасын (бабасының сеңлесен) бары тик рәхмәт сүзләре белән искә алды, вафатына күп еллар үтсә дә, аны һаман да юксынып яшәве турында җиткерде.

Рәмзия Арслан кызы музей оештыру идеясе белән янып йөргән чорда директор булып эшләгән һәм аңа әлеге җиңел булмаган эшне башкарып чыгарга булышкан Раиф Мөхәммәтҗан улы Гәрәев үзенең чыгышында ветеран педагогның хезмәтенә югары бәя бирде, аның яшь буын өчен үрнәк алырдай шәхес икәнлеге турындагы фикерне басым ясап әйтте.

Чараны оештырган мәктәп тарихы музее җитәкчесе Алсу Фаат кызы Хисмәтуллина укытучысы Рәмзия Хәлиуллинаның дәресләре кызыклы узуы, аның укучыларының ныклы белемгә ия булулары турында сөйләде; күпләргә математика укытучысы, экономист һәм бухгалтер һөнәрләрен сайлауда юнәлеш биргән мөгаллимә булуы турында да искәртте.

Балаларның чыгышларын әзерләгән, үзе дә сәхнәләштерелгән эпизодта Рәмзия Арслан кызы ролен башкарган Алсу Галимулла кызы Абзалиевага зур рәхмәтебезне белдерәбез!



К списку новостей