Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422202, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Иж-Бобья, ул. Центральная, д. 18 |
Телефон: | +7(855)-513-40-42 |
E-Mail: | izbobia@yandex.ru, izbobia@mail.ru, Sib.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Школа имени Братьев Буби |
Руководитель: | Гараев Эрнест Ирекович |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 73 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 22 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Все новости Иж-Бобьинской СОШ
Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган Буби укулары
Опубликовано: 06.04.2023Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган Буби укулары
5 апрель көнне безнең мәктәптә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган Буби укулары сигезенче тапкыр узды. Катнашучыларны Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфат Ильяс улы Ямалиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиев сәламләде.
Укучылар һәм аларның остазлары үз эшләрен «Иж-Буби мәдрәсәсе шәкертләренең татар мәгърифәтен үстерүгә керткән өлеше», «Горурланабыз Синең белән, Каһарманыбыз!», «Укытучым, Сезгә карап, арта мең хөрмәт хисем. Юлларыма маяк булып, балкый тик Сезнең исем», «Мәдрәсәдә укыдык без җәгърафия, физика... Күңел кылларын тибрәтте моңлы җыр һәм музыка», «Киләчәк укытучысы» номинацияләрендә якладылар. Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән зур делегация, мөгаллимнәр, журналистлар түгәрәк өстәлдә актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.
Мәртәбәле жюри катнашучыларның эшләре нәтиҗәле, үзенчәлекле һәм тирәнтен дип бәяләде. Җиңүчеләр булып Әгерҗе, Арча, Казан, Иннополис шәһәрләреннән, Удмуртия Республикасыннан килгән укучылар танылды.
Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камәрия Хәмидуллина: “Дистәләгән балалар укытучыларның портретлары белән чыгып баскач, сәхнәгә Буби варислары күтәрелгәч, күзләремә яшьләр килде. Шушы чарада катнашуым белән бәхетлемен, рәхмәт сезгә оештыручылар", - диде.
Төбәкара укуларда Буби варислары – Мөхлисә Бубиның тәрбияләп үстергән кызы Наҗиянең оныклары (шуларның берсе - Әлмәт татар драма театры актеры, Татарстаннның халык артисты Рафик Таһиров) да катнашуы чараны тагын да ямьләде.
К списку новостей