Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422202, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Иж-Бобья, ул. Центральная, д. 18 |
Телефон: | +7(855)-513-40-42 |
E-Mail: | izbobia@yandex.ru, izbobia@mail.ru, Sib.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Школа имени Братьев Буби |
Руководитель: | Гараев Эрнест Ирекович |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 73 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 22 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Все новости Иж-Бобьинской СОШ
25 апрель Азадә-Гайшә Рорлихның олуг юбилее
Опубликовано: 25.04.2022Мәктәп тарихы музее
Бүген 1942 елда Румыниянең Констнца шәһәрендә дөньяга килгән, хәзерге вакытта Көньяк Калифорния университетының профессоры, Русия тарихы белгече Азадә-Гайшә Рорлихның олуг юбилее. Үзенең Идел буе татарларының тарихына багышланган докторлык диссертация эшендә Гайшә ханым Иж-Буби мәдрәсәсенең эшчәнлегенә дә зур урын бирә.
Бүген Иж-Бубый урта мәктәбе музеенда дүртенче сыйныф укучылары ерак океан артында яшәүче Гайшә Рорлихның шәхесе белән таныштылар. Аеруча кызыксыну күрсәтеп, балалар аның саф татар телендә язылган хатларын, котлау открыткаларын укыдылар, сораулар яудырдылар. Әлеге чара Гайшә Рорлихка багышланган күргәзмә янында узды.
Мәктәп хезмәткәрләре дә күргәзмәдә булган экспонатларны бик теләп карадылар.
К списку новостей