Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 22.02.2016
22 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка булды. Мәктәбебезнең кызлары малайларны, укытучы абыйларны котладылар. Көннең икенче яртысында Исәнбай урта мәктәбе спорт залында авыл яшьләре, студентлар һәм укучылар катнашында волейбол ярышы булып узды. Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле абыйлар, әтиләр һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.
-
Конкурс "Педагог дополнительного образования" 20.02.2016
На базе Центра внешкольной работы прошел муниципальный этап республиканского конкурса педагогов дополнительного образования в рамках республиканского конкурса «Учитель года РТ- 2016». В нем приняла участие руководитель кружка «Музейное дело» Зайнуллина Гузалия Закиевна. Она успешно выступила с самопрезентацией «Мое педагогическое кредо и наглядно показала способность , мастерство музейного дела. По итогам конкурса она заняла III место. ПОЗДРАВЛЯЕМ!
-
"Классный руководитель -2016" 19.02.2016
17 февраля в г. Агрыз прошел финальный тур профессионального конкурса "Классный руководитель -2016". Из нашей школы в конкурсе участвовала Латыпова Алсу Рафаэловна, классный руководитель 4 класса. Участники показали фрагмет классного мероприятия по программе "Классное содружество" и самопрезентацию. Алсу Рафаэловна стала победителем в номинации. ПОЗДРАВЛЯЕМ!
-
Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең110 еллыгы уңаеннан класс сәгате 17.02.2016
Бүген мәктәбебездә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең (1906-1944) 110 еллыгы уңаеннан класс сәгате булды. Балалар баштан Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар. Шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Залда шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде. 4 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Волейбол ярышлары 17.02.2016
Бүген мәктәптә волейбол ярышлары булды. Кадыбаш, Девятерна, Бима, Күләгеш, Исәнбай мәктәбенең укучылары ярышты. Егетләр арасында 1 нче урын -Исәнбай, 2 нче урында - Кадыбаш, 3 нче урында - Бима мәктәбе . Кызлар арасында 1 нче урында- Исәнбай, 2 нче урында - Бима, 3 нче урында - Күләгеш мәктәбе командалары. Исәнбай мәктәбе укучыларына районда уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз!
-
Батырлык гасырларга җитәр 15.02.2016
Бүген мәктәптә татар шагыйре – Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап “Батырлык гасырларга җитәр” темасына китаплар күргәзмәсе оештырылды. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында китаплар – шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләр җыентыклары, герой-шагыйрь турында Рафаэль Мостафин хезмәтләре тәкъдим ителде.
-
Зәринә һәм Айсинә - республика олимпиадасында призерлар! 15.02.2016
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Хакимова Айгөл, 10 нчы сыйныф укучысы Ахмадиева Айсинә, 9 нчы сыйныф укучысы Хузина Зәринә катнаштылар. Хузина Зәринә, Ахмадиева Айсинә призер булдылар. (укытучылары Хузина Г.Р.). Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әфганистан - йөрәк ярасы 15.02.2016
15 февраль- Совет гаскарләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Бүген мәктәптә тантаналы линейка булды.Әфган сугышларында 122 райондашыбыз катнашкан. Аларның 10 сы- Исәнбай егетләре. Без Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән, присягага тугрылык саклаган солдатларга олы хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Әфганстан батырлары! Ерак сугышның барлык сынауларына түзеп, командирлар куйган хәрби бурычларны үтәп, сез чын батырлык үрнәге күрсәттегез. Сәламәтлек, рух ныклыгы, юлдаш булсын сезгә !
Фотогалерия
-
Лыжня России-2016 13.02.2016
14 февраля в 72 городах России пройдет XXXIV открытая всероссийская массовая лыжная гонка «Лыжня России-2016». В официальный состав городов-участников популярного зимнего состязания включена и Казань с предварительным количеством заявок 15 тыс. человек. В рамках всероссийского этапа массовых соревнований в республике пройдет также и «Лыжня Татарстана-2016». В нашей школе он проходит сегодня. В 10 часов стартуют ученики 1 -6 классов. В 13 часов- учащиеся 7-11 классов. В 16 часов-администрация школы, педагоги, тренеры и работники школы.Желаем успехов!
Фото 1
Фото 2
Фото 3 Фото 4 -
Әлифба бәйрәме 12.02.2016
Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.12 нче февраль көнне безнең мәктәптә дә балачакның иң матур бәйрәмнәренең берсе-Әлифба бәйрәме үтте. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларыбыз бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Кадерле укучылар! Сезне Әлифба бәйрәме белән котлыйбыз. Белем илендә очраган авырлыкларны җиңеп чыгыгыз, югалып калмагыз, бердәм һәм дус булыгыз.