Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Пушкин карта"сы - гамәлдә
20.10.2022
Бүген укучыларыбыз Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карадылар. Аны сәхнәгә "Тугызбуй" төбәгенең мәдәният хезмәткәрләре куйды.
-
Балалар бачасы- бездә кунакта
18.10.2022
Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны көз кызы Сөмбелә үз биләмәләренә чакырды. Кечкенәләр Сөмбеләгә кушылып җырладылар, уйнадылар, табышмакларына җаваплар таптылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Единый урок пенсионной грамотности
18.10.2022
Сегодня, 18 октября, в школе прошёл урок пенсионной грамотности. Такие уроки пользуются большим интересом не только у учащихся, но и у самих учителей. Главная цель данного мероприятия — повышение пенсионной и социальной грамотности российской молодежи, информирование о возможностях формирования достойного уровня будущей пенсии. Ученикам был предложен интересный видеофильм о деде Егоре, где все доступно и понятно изложено.
-
Иң мөһим сөйләшү\Разговоры о важном
17.10.2022
Бүгенге мөһим сөйләшү музыка көненә багышланды. "1973 нче елдан башлап, ел саен 1 нче октябрь музыка көне буларак билгеләп үтелә.
Музыка көне төрле мәдәният вәкилләрен берләштерергә ярдәм итә. Кеше, әле сөйләшә башлаганчы ук, көйләгән, табигать авазларын тыңлаган." Башлангыч сыйныф укучылары бүгенге дәрестән әнә шундый мәгълүматлар алдылар. Д.Д.Шостакович, П.И. Чайковский көйләрен тыңладылар.
-
Сөмбелә-2022
13.10.2022
Бүген мәктәбебездә милли бәйрәмебез "Сөмбелә" үтте. 1-5 нче сыйныф укучылары өчен уздырылган әлеге бәйрәмгә кунак булып көз кызы Сөмбелә дә килде.Башлангыч сыйныф укучылары җырладылар да, биеделәр дә, әкиятләр дә сәхнәләштерделәр. Бәйрәмне оештыручы 5 нче сыйныф укучылар аларны көз турында мәкаль-табышмаклар әйтеп сынадылар,төрле бәйгеләр үткәрделәр. Кыскасы, бәйрәм көзнең үзе кебек төсләргә бай, уен-көлкегә мул булды. Имин көзләр килсен!
-
Көзге күргәзмә
13.10.2022
Көзге табын-бай табын:
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Мәктәбебездә эшләп килүче көзге күргәзмә бу шигъри юлларны тулысы белән раслый. Көзге муллыктан ниләр генә ясамаган балалар!
-
Бүген укытучылар көне!
05.10.2022
Иртәннән үк мәктәбебездә бәйрәм рухы. Килгән һәрбер укытучыны укучылар матур котлау сүзләре һәм чәчәк букеты белән каршы алдылар. Бәйрәмнәр күңелле үтсен.
-
Яраткан укытучым
05.10.2022
Укытучылар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары үзләренең яраткан укытучыларын рәсемгә төшерделәр. Күргәзмә актлар залында урын алды
-
"Бәйрәм белән, укытучым!"
05.10.2022
Бүген укучыларның һәрберсе әнә шулай дип елмая. Алар сөйләгән шигырьләр, җыр-биюләр яраткан укытучыларына рәхмәт хисләре белән сугарылган. Укытучы өчен шуннан да зуррак бәхет була аламы соң?!
-
Бәйрәм флешмобы
05.10.2022
Укытучыларга бәйрәм рухы бүләк итү өчен, укучыларыбыз ни генә уйлап чыгармаган. Бәйрәм флешмобы барыбызның да кәефен күтәрде.