Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 7 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч -2023" 25.04.2023

Бүген мәктәбебездә ел да үткәрелә торган "Куркынычсыз тәгәрмәч " бәйгесенең зона этабы узды. Салагыш, Азево, Красный бор, Девятерня. Кадыбаш, Шаршады мәктәпәреннән килгән көндәшләре белән көч сынашып, безнең укучыларыбыз 1 урынга лаек булдылар. Алар район этабында катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр теләп калабыз!
-
"Туган телем - иркә гөлем" 24.04.2023

Мәктәбебез укучылары ел да "Туган телем - иркә гөлем" төбәкара фестиваль - конкурсында катнашып, җиңү яулыйлар. Быелгы фестиваль Г. Тукайның туган көненә һәм Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Төрле номинацияләрдә укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: "Нәфис сүз остасы": Симакова Язгөл, Мөхәммәдиев Ризван - 1 дәрәҗә, Зәйнуллина Иделия, Нурмехаметова Алия, Мөхәммәдиева Мәдинә, Хамидуллина Элизалар 2 нче дәрәҗә лауреат, Хәмидуллина Элиза, Сундукова Зилә, Газизов Нурислам,Рәшитов Самат, Тукманова Диләрәләр - катнашучы; "Көмеш каләм" номинациясендә Хәбирова Ралина - 1нче, Фазлиәхмәтова Алия - 2 нче дәрәҗә лауреат; "Сәхнә күренеше" номинациясендә Исәнбай мәктәбе укучылары "Күбәләкле алан маҗаралары" театры белән 2 нче дәрәҗә лауреат, "Ләйсән" иҗат коллективы катнашучы исемнәренә лаек булдылар.
-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе дәвам итә 19.04.2023

-
"Ватанга - миллион" халыкара кәгазь калдыклары җыю акциясе 18.04.2023

20 нче марттан 5 июньгә кадәр "Ватанга - миллион" халыкара кәгазь калдыклары җыю акциясе бара. Бу кампаниядән безнең мәктәбебез укучылары да читтә калмады. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, 3 ц макулатура җыеп, табигатьне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында 14.04.2023

-
"Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында 12.04.2023

-
Кошлар - безнең дусларыбыз 11.04.2023

Бүген мәктәбебездә традицион кошлар көне билгеләп үтелде. Елдагыча, "Кичкетаң" тыюлыгы хезмәткәрләре - көтеп алган кунакларыбыз. Бәйрәмгә укучылар үзләре һәм әти-абыйлары белән бергә ясаган сыерчык оялары алып килделәр. Кошлар турында җырлар өйрәнделәр. 5 нче сыйныф укучылары безнең як кошлары. аларның яшәү рәвешләре турында бик күп яңа мәгълүмат җиткерделәр.
-
Тотальны диктант -2023 08.04.2023

Сегодня обучающиеся нашей школы вместе с учителями писали "Тотальный диктант". Уникальный текст специально для диктанта написал Василий Авченко, писатель и журналист. Этот текст посвящен русскому путешественнику и исследователю Дальнего Востока Владимиру Арсеньеву, рассказ познакомил с интереснми фактами из его жизни и позволил проверить свои знания русского языка. Акция "Тотальный диктант" - это не только возможность проверить свои знания, но и прекрасный повод узнать что-то новое.
-
Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар 05.04.2023

Бүген Иж-Бубый авылында Мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар узды. 8 нче сыйныф укучысы Нурмөхәммәтова Зилә (җит.Хуҗина Г.Р.), 11 нче сыйныф укучысы Щукина Кристина (җит.Хуҗина Г.Р.. Исмәгыйлова Г.Ф.), үз эшләрен төрле номинацияләрдә яклап, III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
-
Әйдәгез, өмәгә! 05.04.2023

Бүген мәктәбебез териториясен җыештыру буенча өмә ясадык. Былтыргы үләннәрне тырмалап, чүп-чарларын җыйгач, тирә-ягыбыз яшәреп. матурланып китте. Барлык укучылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Хәзер инде шушы чисталыкны саклыйсы гына калды.






