Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
-
Без төрле һәм без бергә! 13.02.2026

Уртанчылар төркемендә "Без төрле һәм без бергә" исемле
Рәсәй халыклары бердәмлеге елы темасы кысаларында коллектив рәсем ясау.


Мондый иҗади эшчәнлек аша балаларда:
* халыклар дуслыгы турында күзаллау формалаша;
*төс һәм форма ярдәмендә ниятне рәсемдә тапшыра белү үстеререлә;
* төрле милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләнә;
* вак моторика, игътибар, фантазия һәм иҗади фикерләү үстерелә.
Коллективта эшли белү, килешә белү һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаша. -
Фән көне 09.02.2026

8нче февраль - Фән көне. Бакчабызда эшләп килүче "Галәм уеннары" проекты кысаларында ата-аналар белән берлектә оештырылган экспериментлар клубы эшли.Өлкәннәр төркемендә Хәлилов Айдар Дамирович балаларга ракетаны күккә нинди көч күтәргәнен аңлатып, тәҗрибә күрсәтте. Бу күңелле һәм куркынычсыз эксперимент балаларга ракета очышының төп идеясен — реакция көчен бик яхшы күрсәтә.
-
Кышкы уеннар 05.02.2026

Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга.









