муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Высокогорская средняя общеобразовательная школа №4 им.Г.Баруди Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422701, с. Высокая Гора, ул. Бигичева, д .5 |
| Телефон: | +7(843)-657-47-37 приемная |
| E-Mail: | S4.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ВСОШ № 4 им. Г. Баруди» |
| Руководитель: | Камалова Ирина Ирековна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 1104 |
| У нас учат: | 70 |
-
22 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тукай кайта безгә язларда” дип исемләнгән фестиваль оештырылды 27.04.2026

22 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тукай кайта безгә язларда” дип исемләнгән фестиваль оештырылды. Фестивальдә Г.Тукай иҗаты әти-әниләр, укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәрләре белән күңелләрдә тагын бер кат яңартылды. Биектау районының 22 мәктәбе үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Һәр чыгышта укучылар һәм әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар. Фестивальдә шагыйребез иҗатыннан төрле әкият геройларын, кул эшләнмәләрен, укучыларыбыз иҗат иткән рәсемнәрне дә күрергә мөмкин иде. Әлеге чара Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды 27.04.2026

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Акциядә 100 кеше катнашты. Диктант Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен яздыру белән башланды һәм “Бәхет” тексты белән дәвам итте. Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез! В нашей школе, в связи с 140-летием со дня рождения великого поэта Габдуллы Тукая, была проведена всемирная акция «Татарский диктант». В акции приняли участие 100 человек. Диктант начался с написания стихотворения Габдуллы Тукая «Туган тел» и продолжили текстом «Бәхет». Всем участникам акции выражаем нашу благодарность!
-
Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тукай кайта безгә язларда” дип исемләнгән фестиваль оештырылды 23.04.2026

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тукай кайта безгә язларда” дип исемләнгән фестиваль оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта башланып китте. Мәктәп укучылары, укытучыларыбыз бәйрәмне ачып җибәрделәр. Фестивальдә лаеклы 1 нче урын алуыбыз белән горурланабыз! Барлык катнашкан укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!










