МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
-
Мин бит татар малае! 20.02.2026

19 ынчы февраль көнне "Мин бит татар малае" конкурсының район этабы узды. Бу бәйгедә безнең лицейның данын 4 енче Б сыйныфы укучысы Булатов Раян яклады һәм лаеклы 1 нче урынны яулады! Раянны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз. Аңа ярдәм иткән сыйныфташларына, әзерләүче Гүзәл Атаулловна һәм Раил Фаһимовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!
19 февраля прошел районный этап конкурса "Мин бит татар малае". На конкурсе честь нашего лицея защищал ученик 4Б класса Булатов Раян и занял 1 место! Поздравляем Раяна и благодарим подготовивших его педагогов Гузель Атаулловну и Раиля Фагимовича.
-
Профминимум 19.02.2026

Сегодня, 19 февраля, в 6-11 классах прошли профориентационные занятия в рамках проекта "Билет в будущее". Для учащихся 10-11 классов выступили курсанты Новосибирского военного ордена Жукова института Национальной гвардии России имени генерала армии И.К. Яковлева, поделились своими впечатлениями о вузе, рассказали об условиях поступления и обучения.
Бүген, 19 нчы февраль көнне, 6-11 нче сыйныфларда "Киләчәккә билет" проекты кысаларында һөнәри юнәлеш бирү дәресләре узды. 10-11 нче сыйныф укучылары өчен армия генералы И.К. Яковлев исемендәге Россия милли гвардиясе институтының Жуков орденлы Новосибирск хәрби курсантлары чыгыш ясадылар, вуз турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, укырга керү һәм уку шартлары турында сөйләделәр.
-
Сүнмәс җыр... 16.02.2026

Бүген лицеебызда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырларын башкардылар, аерым әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Әлеге тирән эчтәлекле матур чара һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дигән өметтә калабыз.
Сегодня в лицее прошло мероприятие, посвященное 120-летию со дня рождения поэта-героя Мусы Джалиля. Учащиеся познакомились с жизнью и творчеством писателя, читали его стихи, исполняли песни, инсценировали отдельные произведения. Надеемся, что это прекрасное мероприятие, наполненное глубоким смыслом, останется в памяти каждого.




