Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
-
12 АПРЕЛЬ - КОСМОНАВТИКА КӨНЕ
12.04.2024
1961 елның 12 апреле - дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.
Бу көнне Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир планетасынаң орбитасын әйләнеп чыга.
Шул уңайдан гимназиядә күп кенә чаралар үтте:
6б сыйныфлар Музыка дәресендә «Космический пейзаж» дигән темага дәрес үткәрделәр
4а сыйныфы рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар
Ә дәресләрдән соң активистлар белән башлангыч сыйныфлар өчен «Кояш системасы навигаторы» дигән чарага жыелдык. Планеталар белән танышып, кызыклы сорауларга жавап эзләдек. -
«СӘЙЯР» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
14.03.2024
Казан шәһәре Мәскәү районы «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» каршында эшләп килүче «Хәят» театр студиясендә шөгыльләнүче кызлар быел фестивальенә Әмирхан Еникинең «Ана һәм кыз» әсәрен сәхнәләштерделәр.
Уңышлы гына чыгыш ясап, районда 1 урынны яулап кайттылар. Хәзер шәһәр этабына әзерләнәбез. Безгә уңышлар теләгез! -
НӘКЪ КАЗАН АРТЫНДА БАРДЫР БЕР АВЫЛ…
12.03.2024
Кичә Арча районының Яңа Кырлай авылынан Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы хезмәткәрләре күн мозаикасы тарихына багышланган “В уникальность через орнамент” дип исемләнгән музей-дәрес белән кунакка килделәр.
Балалар лекция барышында Татарстанда читекчелек һөнәрчелегенең тарихы белән видео һәм презентация аша, күн мозаикасы эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты.
Укучылар өчен күннән милли бизәкләрне кулланып брелок ясау буенча мастер-класс та үткәрелде. Шәп очрашу булды!