МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
-
Күңелле очрашу! 22.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында "Салават күпере" журналы баш мөхәррир урынбасары – Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы ата- аналар һәм тәрбияләнүчеләр белән бик җылы, мәгънәле, эчтәлекле очрашу оештырды. Журнал яңа дизайн һәм басманың тулылыгы белән укучыларны үзенә җәлеп итә. Балалар гыйбрәтле вакыйганы белеп кенә түгел, ә гаджетлардан файдаланып, теләсә кайсы биттән QR-кодны сканерлап, күңел ачу һәм шул ук вакытта танып белү контентын да карый алачаклар. Бу журналда бик күп матур иллюстрацияләр, рәсемнәр һәм конкурслар табарга мөмкин. Журналның баш мөхәррире урынбасары балаларны кече яшьтән туган телгә, татар теленә, милләтебезнең рухи асылын аңлый белергә өйрәтүдә, педагоглар белән уртак эшчәнлек алып баруның, күңелле нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләде. Киләчәккә булган планнары белән дә таныштырды. Очрашуның шатлыклы мизгеле булып бакчабызда тәрбияләнуче Фәрхушин Раминны “Тукайлы балачак” бәйгесенең Лауреаты Дипломы белән бүләкләү булды. Гөлназ Зиятдин кызы җиңүченең ата- анасына рәхмәт белдереп, Дипломны очрашуга килгән Раминның әтисенә тапшырды. Шулай ук, бәйгегә әзерләгән бакчабызның тәрбиячеләре: Зиялиева Гөлшат Равил кызы, Хөсниева Эльвира Әмир кызы һәм Шәйхетдинова Гөлназ Габдулла кызы мактауга лаек булдылар.
-
Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт. 08.09.2026

Балаларны мәдәни мирас белән таныштыру кысаларында балалар бакчасында Г.Тукай иҗатына багышланган тематик "Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт", дип аталган бәйрәм ештырылды.
Ә Тукайның әкиятләре
Бар серләргә юл ача
Моңлы дөньяга алып кереп
Халык телен уята.
-
Лаеклы бүләк — безнең коллективның горурлыгы! 26.08.2026

МАБМУ «184 нче балалар бакчасы» коллективы чын күңелдән Зиялиева Гөлшат Равил кызын, югары ведомство бүләге — Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән котлый! Бу бүләк-күпьеллык намуслы хезмәт, югары профессионализм һәм үз эшеңә чиксез тугрылык нәтиҗәсе. Гөлшат Равил кызының үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Көн саен безнең тәрбияченең игелеге, зирәклеге һәм педагогик таланты аша дистәләгән балалар язмышы уза. Аның сизгер мөнәсәбәте аркасында балалар дус булырга, Дөньяны танып-белергә өйрәнәләр, үз сәләтләрен ачалар һәм зур тормыш уңышларына беренче адымнарын ясыйлар. Хөрмәтле Гөлшат Равил Кызы! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади илһам, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез. Тәрбияләнүчеләрегезнең уңышлары һәрвакыт сезнең хезмәтегез өчен иң яхшы бүләк булсын, ә хезмәттәшләрегез һәм ата-аналарыгыз ярдәме яңа һөнәри казанышларга көч бирсен! Хөрмәт белән, администрация һәм коллегалар.








