МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420127, РТ, г. Казань, ул. Молодежная, д. 6а |
Телефон: | +7(843)-511-00-07 |
E-Mail: | Ds308.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №308" |
Руководитель: | Бадуртдинова Гузель Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 160 детей, иностранных граждан - 4 |
У нас учат: | 18 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
ДУСЛАРЫҢ БЕЛӘН БҮЛЕШ
06.09.2021
Шумбрат (Исәнме!)
Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордвалар исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзялар эрзя телендә, ә мокшалар үзләренең мокша телендә сөйләшә. Эрзяннарны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаннарны каратаиларга аералар. Терюханнар Түбән Новгород өлкәсенең Ерак Константиново районында тора, алар туган телләрен белми, үзара русча сөйләшә. Каратаилар республикабызның Кама Тамагы районында яши һәм татарча сөйләшә. Шокша төркеме Мордовиянең Теньгушевский һәм Торбеевский районнарында яши, телләре дә мокшаларныкына охшаш.
Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкы санала. Шулай ук мордвалар Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында яши.
Мордвалар фин-угыр төркеменә карый. Мокша телендәге бик күп сүзләрнең төрки тамырлары бар. 18 нче гасырда мордва теле кириллица нигезендә булса, аннан соң ул үзгәрә башлый һәм 20 нче гасырның 30 нчы елларында бүгенге хәленә керә.
Мордвалар – дини халык. Әмма ышанулары үзенчәлекле, чөнки алар бер Аллага һәм күп төрле христиан изгеләренә ышана. Шулай ук аларның мәҗүси Аллалары бар.
Июнь ахырында Троицадан соң беренче якшәмбе көнне Лениногорск районының Мордовская Кармалка авылында «Балтай» дигән бәйрәм уздырыла. Кармалкада эрзяләр яши. Алар Алладан бәхет һәм сәламәтлек сорап ел буе гыйбадәт кылалар. Июнь ахырында эрзялар Шкай Алладан мул уңыш сорап «Веле озномс» дигән җәмәгать бәйрәме дә оештыра. Эрзялар кешеләрне урман җәнлекләреннән килеп чыккан дип уйлый. Шуңа аюдан сәламәтлек сорап махсус гыйбадәтләр уздыралар.
Мордовская Кармалка авылында бер риваять саклана. Имеш 1902 елда авыл янында Балтай исемле карт торган. Бер көн ул авыл халкының кәефен күтәрү өчен аю тунын кигән рәвеш чыгарып, өрәңге ботакларыннан кием ясап кигән. Нәкъ шул вакыттан «Балтай» дигән бәйрәм оештырыла башлый. Аны башкача «Овто чи» («Аю көне») дип тә атыйлар.
«Балтай» ел саен ата-бабалардан килгән бер тәртиптә бара. Йолаларның дөрес үтәлешен карап йөрүче дә бар. Ә йолалар бик кызыклы. Иң элек бөтен кешеләр «Балтай аланында» җыела. Аксакал махсус мордва уены ярдәмендә уенчылардан өч «аю» сайлый. Күзләре бәйләнгән килеш уенчылар кикерон (кабык шарлар) җыярга тиеш. Кем күбрәк җыя – шул «аю» була.
«Балтай»да өч егеткә өрәңге агачы ботакларын «аю туны» итеп кидереп, авыл буйлап «аю юлы» белән баралар. Бик күңелле итеп «Кий чиресэ репст видезь» милли җырын җырлап-биеп, «аюларны» тәм-томнар белән сыйлап бөтен авылны урыйлар. Әйбәтләп сыйласаң – уңыш мул, тормыш имин була дип ышанганнар. Юлны кое янында тәмамлыйлар, «аю»ларны чишендерәләр һәм киеменнән берәр ботак алалар. Шуны бер-берсенә сарып, «Шумбрачи!» диеп бәхет-шатлык телиләр. Балалар кое янына җыелышып бер-берсен су белән коендыралар, шулай итеп алар табигатьтән яңгыр һәм «аю көче» сорыйлар.
«Балтай» кунакларын «суронь пачалксеть» дигән коймаклар белән сыйлыйлар. Ул бодай оныннан пешерелә. Шулай ук мордвалар «офтонь лапат» («аю тәпие») дигән ит кәтлитләре, «прякат» дип аталучы кәбестә, яшел суган, бәрәңге, яисә боткалы тәмле пироглар пешерәләр.
-
1 Сентябрь – Белем бәйрәме.
01.09.2021
Беренче көн
Бүген иртә уяндык,
Көнгә карап куандык.
Их, сикердек, шатландык.
Кош кебек канатландык.
Сентябрьнең бере ич,
Бүген уку көне ич.
Сикерешеп тордык без,
Бит-кулларны юдык без.
Ашап-эчеп киендек,
Шау-гөр килдек, сөендек.
Китап-дәфтәрләр салдык.
Матур сумканы алдык.
Бик күңелле сөйләшеп,
Шаулашып та гөрләшеп,
Иң беренче мәртәбә
Җыйналдык без мәктәпкә.
Мөхәммәт Әхмәтгалиев.
-
Өлкән группага күчкәч. Бари Рәхмәт.
17.08.2021
Өлкән группага күчкәч
Өлкән группага күчкәч
Ятканда әйттем әнигә:
— Мине иртәрәк уят!
Өлкән группага күчкәч,
Соңга калуы оят.
Бари Рәхмәт.
-
Творчество.
13.08.2021
Можно изучать тему гимнастики, ЗОЖ, спорта и сочетать их с творчеством!
-
30 августа — нерабочий праздничный день.
12.08.2021
В Татарстане 30 августа — нерабочий праздничный день. В этом году он выпадает на понедельник.
Таким образом, в августе жителей республики ждут выходные дни с 28 по 30 августа, сообщили в Минтруда РТ. -
Фестиваль уличного кино
11.08.2021
В эти выходные прекрасная погода приведёт вас прямо в ЦПКиО им. Горького, на территории которого состоится показ короткометражных фильмов - Фестиваль уличного кино.
Основная миссия @wsffest — познакомить аудиторию с независимыми картинами молодых российских авторов. Кстати, фестиваль пройдёт более в 1000 населённых пунктов страны!
В конкурсную программу этого года вошли девять короткометражных фильмов, в которых приняли участие Чулпан Хаматова, Владимир Вдовиченков, Игорь Верник, Варвара Шмыкова и другие актеры. Наряду с кинопоказами в Казани пройдут лекции, встреча с режиссёром и насыщенная развлекательная программа.
Вход бесплатный, по предварительной регистрации. Количество мест ограничено: https://clck.ru/Wm5cU -
Суда куркынычсызлык кагыйдәләре
02.08.2021
Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз.
Суда балаларның куркынычсызлыгы тулысынча аларның әти-әниләренә бәйле. Шуңа күрә сулыклар янында ял иткәндә һичшиксез үтәлергә тиешле беренче кагыйдә болай яңгырый: су коену бары тик мондый максатлар өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына мөмкин.
Әлеге мәгълүматны балаларга кечкенәдән үк аңлата башларга кирәк. Тормыштан төрле мисаллар китереп, үзең үрнәк күрсәтеп, шәхси тәҗрибәң белән уртаклашып, суда үз-үзеңне дөрес тотмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында ачыктан-ачык әйтеп аңлатырга кирәк.
Суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, иң беренче чиратта ата-аналарның үзләренә иң гади кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәк. Аннары су коенырга барырга җыенганда, һичшиксез, бу кагыйдәләрне кече яшьтәге гаилә әгъзаларының исләренә тагын бер кат төшерү зарур.
Суда куркынычсызлык техникасы буенча балалар өчен бик күп төрле материаллар бар. Бу – шигырьләр, рәсемле китапчыклар, бу тема буенча уен һәм күрсәтмә әсбаплар кергән методик эшләнмәләр.
Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү куркаклык түгел, ә саклану чаралары. Бу кагыйдәләрне үзегез дә үтәп, балаларыгызга да өйрәтегез. Ул чакта гаилә белән сулыклар янында, аның аяныч нәтиҗәләре булырга мөмкин дип борчылмыйча, рәхәтләнеп ял итәргә була.
Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч.
Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз.
Пычрак сулыкларда коенмагыз.
Базлар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз.
Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч.
Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.
Кояшта булганда артык кызынудан һәм эссе сугудан саклану чаралары күрегез. -
Мультфильмнар баланың сәламәтлегенә зыян салмыймы?
22.07.2021
Балачакта балалар өчен тапшыруларны көтеп алганны хәтерлим. Мульфильмнары да санаулы гына иде. Хәзер исә мультфильмнардан гына торган каналлар да байтак. Бер караганда сөенечле хәл, икенче яктан уйланырлык та. Күпләрне «Баланың телевизор каршында бер-бер артлы төрле мультфильмнар каравы сәламәтлегенә зыян салмыймы? Баланың психикасын какшатмыймы?» - дигән сораулар борчый. Шуңа да әти-әнигә баласына мультфильм куйганда, яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтүче мультфильмнар исемлеген барларга кирәктер.
Психотерапевтлар фикеренчә, шактый мультфильмнар безнең балалар өчен яраклаштырылмаган. Әйтик, Европа илләрендә дә кайбер гаиләдә ата-аналар балаларына «Свинка Пеппе» мультфильмын бөтенләй күрсәтми икән. Америка мультфильмы «Губка Боб» - зыянлы мультфильмнар исемлегенә кергән мультикларның тагын берсе.
«Маша һәм медведь»ны балалар яратып карый. Әмма хәзер Маша телендә сөйләшә, аның кебек кабатлый башлады. Маша кебек кычкыра, каршы әйтә, нишләргә дә белгән юк», - дип зарланучы әниләрне ишетергә туры килә.Татарча мультфилмнарны да яратып карыйбыз, диюче әти-әниләр байтак. Татарчага тәрҗемә итү эшен «Барс медиа» компаниясе башлап җибәрә. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән «АКСУ компаниясе» студиясе танылган совет мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Совет мультфильмнары дигәннән, сезгә аларның кайсылары күбрәк ошый? Шул чорда тәрбияләнгәнгәме, мин аларны «безнең заман мультфильмнары» дип тә атарга яратам. Килешәсездер, алар яхшы тәрбияви мәгънәгә нигезләнгәннәр һәм бала психикасы өчен табигый булып торалар. Мәрхәмәтлелек һәм самими шаяру, стиль һәм югары сыйфат — безнең ил мультфильмнарына аваздаш. Шуларның кайберләрен искә төшереп китик әле: «Хат ташучы Кар малай» («Снеговик-почтовик»), «Унике ай» (1 нче бүлек) (12 месяцев), «Шапокляк» («Шапокляк»),«Крокодил Гена» («Крокодил Гена»), «Чебурашка» («Чебурашка») , «Авылда кыш» («Зима в Простоквашино»), «Мияу дип кем әйтте?» («Кто сказал «»Мяу»?»).
-
Агитационно-профилактическое мероприятие «В стране дорожных знаков»
06.07.2021
Сегодня в нашем детском саду была в гостях ведущий специалист отдела профилактики ГБУ" БДД" Газизова Айгуль Зуфаровна. Она провела профилактическое мероприятие с воспитанниками старших групп. Были проведены тематические игры, беседа о безопасном поведении на дороге и применение светоотражающих элементов вечернее время.
-
Ачык тәрәзә – балалар өчен үлем куркынычы
05.07.2021
Җәй көне күп ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын онытып җибәрә. Ә бит ел саен тәрәзәдән егылып төшеп, бик күп сабыйларның омере өзелә.
Фаҗига булдырмас өчен берничә кагыйдәне мотлак үтәргә кирәк:
Өйдә бала бар чакта тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Бик игътибарлы булсагыз да, фаҗига килеп чыгар өчен бер секунд җитә.
Черки-чебеннән саклаучы сеткалар куймагыз. Балалар аларга таянып, килеп төшә.
Баланы караучысыз калдырмагыз!
Бала тәрәзәне үзаллы ача алмасын өчен аларга блокираторлар урнаштырыгыз.
Тәрәзәне аз гына ачарга мөмкинлек бирүче фикасаторлар урнаштырырга була. Аларны алганчы ача торган болтларны борып алып куегыз.
Бала менә алмасын өчен тәрәзә янына мебельне куймагыз.
Әгәр балага тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән, аны ныклап тотыгыз, кинәт кенә хәрәкәтләнүенә әзер булыгыз, кулыгыз юеш булмасын.
Тәрәзәгә тимер рәшәткәләр урнаштырасыз икән, янгын була калса, тиз генә ачарга мөмкинлек булсын. Рәшәткәләрне, фиксаторларны белгечләр генә урнаштырырга тиеш!
Тәрәзәдән килеп төшү – балалар травматизмы һәм үлеменең иң еш очраган сәбәпләре.
Сабыйларыгызның хәвефсезлеге сезнең кулда!