Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
-
Бабаларыбыз даны онытылмас! 22.01.2026

Февраль аена да күп калмады. Патриотик тәрбия эшчәнлеге бу айда тагы да җанланып китә, киң колач җәеп, мәктәбебездә бик күп эшләр башкарыла. Мәктәбебезнең "Алдынгылар хәрәкәте" укучылары әлеге оборона -масса айлыгын көтеп тормыйча, һәйкәл алдын кардан чистартырга булдылар. Соңгы көннәрдә кар бик мул яуды. Кар күп яуса, иген уңар, ди халык. Илләребез тыныч булып, мул уңышлар үстерергә насыйп булсын. Тыныч йоклагыз, бабаларыбыз! Без сезне онытмыйбыз!
-
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз! 21.01.2026

Кыш айлары, бигрәк тә январь-февраль- кошлар өчен азык табарга авырлашкан чор. Җитмәсә, кырлач салкыннары да өстәлә. Кар күп, җирдән азык табып булмый, агачлардагы миләш, балан кебек җимешләр дә инде я ашалып, я коелып беткән. Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызга җимлекләр ясап, аларның хәлләрен бераз булса да җиңеләйтәләр.
-
"Алдынгылар хәрәкәте" 16.01.2026

Бүген Актанышта Татарстан республикасының "Алдынгылар хәрәкәте" гомурәсәй иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшбләр хәрәкәтен үстерү, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек советының утырышы узды. Утырыш эшендә Актаныш районы баәлыгы Ленар Зарипов, "Алдынгылар хәрәкәте" Россия балалар яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары надир Курамшин катнашты. Мәктәбебезнең "Алдынгылар хәрәкәте" нең беренчел бүлекчәсе остазы Эльвира даннур кызының чыгышы һәркемне үзенә җәлеп итте. Быел гына эшли башлаган беренчел оешманың уңышлары һәркемдә соклану уятты. Алга таба да уңышлар телибез!













