• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Шатлык» общеразвивающего вида» Заинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Шатлык" балалар бакчасы" мәктәпкәче белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, г. Заинск, ул. Жукова, д. 9 "а"
Телефон: +7(855)-582-80-24
E-Mail: dsz.Shatlyk@tatar.ru​ , shatlyk.zainsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад «Шатлык»
Руководитель: Ямбаева Гульзар Фаннуровна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 82
У нас учат: 13

2023-2024 учебный год

Муса Җәлил – безнең йөрәкләрдә!

Опубликовано: 14.02.2020

Бүген бакчабызда герой-шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, шигырь бәйрәме гөрләп үтте.  Бәйрәм чарасы ике дәүләт телендә үрелеп барды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган, күп кенә кызыклы мәгълүмат тупланган презентация карадылар, ул балаларның яшь үзенчәлекләрнен истә тотып әзерләнгән иде. Бакчабыз ачылганнан бирле, әле бу вакыйга чагыштырмача бик күп вакыт үтмәсә дә, без йола, милли, спорт бәйрәмнәрен, балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү программасы буенча өйрәнелергә тиеш булган шәхесләрнең туган көннәрен  үткәреп, балаларга җиткереп барырга тырышабыз. Һәм әлеге чараларны үткәргәндә балаларга якын булган геройларга һәм жанрларга мөрәҗәгать итәбез! 
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халык. Чөнки замана балаларының сабый чагы, нигездә балалар бакчасында уза, бала күңеленә тәүге орлыклар шунда салына.Ул орлыклар, һичшиксез, милләтебезнеке һәм сәламәт булырга тиешләр. Нәниләргә алда әйтелгәннәрне кечкенәдән сеңдерә алсак, милләтебезнең киләчәге нык, сәламәт һәм өметле булыр! 


К списку новостей