Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Радуга» Заинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Катнаш төрдәге «Салават күпере» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, пр. Победы, д. 14А |
Телефон: | +7(855)-583-33-05 |
E-Mail: | douraduga15@mail.ru; dsz.raduga@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Радуга" |
Руководитель: | Гончарова Алина Фаязовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 167 воспитанников |
У нас учат: | 24 педагога |
2024-2025 учебный год
Открытие Года родного языка и народного единства в РТ и Года родного края в ЗМР
Опубликовано: 11.02.2021Татарстан республикасында 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Зәй муниципаль районында туган як елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, балаларда туган шәһәребезгә, телебезгә, илебезгә мәхәббәт, Идел буе халыклары культурасының кыйммәтле байлык икәненә төшендерү, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү максаты белән, буген бакчабызда “Дуслар җыелган җирдә” дигән күңел ачу чарасы узды. Бәйрәм татар халык шагыйре Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән башланып китте. Балалар Идел буе халыкларының милли киемнәреннән, милли ризыкларын тотып, кунакка килделәр, күчтәнәчләре белән таныштырдылар. Җырлап-биеп, уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар, берничә телдә шигырьләр сөйләп курсәттеләр. Бүгенге бәйрәмдә алган җылы хисләр, балалар күңелендә озакка уелып калса иде!
К списку новостей