Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)
Визитная карточка
Адрес: | 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83 |
Телефон: | +7(855)-586-92-66 |
E-Mail: | shipki21@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Закирова Венера Саитовна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 36 ученика, 12 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Новости Верхнешипкинской ООШ
Муса Җәлил истәлегенә
Опубликовано: 12.02.201611 нче февраль көнне, Югары Шепкә урта мәктәбендә 5 нче, 6 нчы, 8 нче сыйныф укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәншин Р.М. көче белән әзерләнгән, Советлар Союзы герое, каһарман шагыйребез Муса Җәлилне 120 еллыгына багышланган кичә булып узды.
Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагырьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.
Җир йөзендә шундый киң,
Күңелле һәм якты.
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы.
Күктә бер кош оча
Югары, югары.
Мин ауныйм идәндә,
Кулларым богаулы.
Тышта бер гөл үсә
Яңгырга коенып;
Мин кибәм, мин сулам
Төрмәдә боегып.
Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы.
Тик инде мин үләм,
Бу җырым – соңгысы.
К списку новостей