Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)
Визитная карточка
Адрес: | 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83 |
Телефон: | +7(855)-586-92-66 |
E-Mail: | shipki21@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Закирова Венера Саитовна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 36 ученика, 12 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Новости Верхнешипкинской ООШ
Муса Җәлил
Опубликовано: 15.02.2013Татар халкының бөекулы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1906 , елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басыла.
1922 елда Муса Казанга килә. Башта «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул «Бибкәй кыз», «Каз канаты» исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигырьләр китабы чыга. «Иптәшкә» (1928) дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре
рәтенә бастыра.
1927 елдан ул Мәскәүдә яши башлый. 1932 елга кадәр башта «Кечкенә иптәшләр», соңыннан «Октябрь баласы» исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1927—1931 елларда Мәскәү университетының әдәбият факультетында укый.
1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә шул театрның әдәби бүлек мөдире булып Казанга кайта. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылары берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.
Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның «Тупчы анты» дигән җыентыгы басылып чыга.
1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М. Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.
Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсирләрне туган илләренә каршы сугышырга димлиләр һәм «ирекле легионнар» төзү белән шөгыльләнәләр. Алар төрле милләт вәкилләрен, милли легионнарга җыеп,туганнарына, ата-аналарына, Ватаннарына каршы корал күтәрерләр дип өметләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, фашистларның коткысын ачып салалар.
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре немецларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны, аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле тоткын Андре Тиммерманс алып чыга.
1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды. «Җәлил» операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр, драматурглар—романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре; композиторлар—җырлар, симфонияләр; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.
Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнде. 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
1957 елда «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясе белән бүләкләнде.
К списку новостей