• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Заинский
  • Школы
  • МБОУ «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83
Телефон: +7(855)-586-92-66
E-Mail: shipki21@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ
Руководитель: Закирова Венера Саитовна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 36 ученика, 12 воспитанников
У нас учат: 12 учителей, 1 воспитатель

Новости Верхнешипкинской ООШ

Сөмбелә

Опубликовано: 20.10.2012

Һәр елдагыча  Югары  Шепкә  мәктәбендә  шаулап-гөрләп   “Балачак  илендә” дигән исем  астында  башлангычлар  атналыгы  узды. Беренче  көнне  мәктәп  күләмендә  “Без оста  куллар” күргәзмәсе  оештырылды. Нинди  генә кул эшләре  юк  иде  анда: тозлы  камырдан  ясалган  тәм-томнар, сәйләннән  чигелгән  эшләр, пластилиннан  әвәләнгән  фигуралар һ.б.                                       

 Икенче  көнне   “Дәфтәр-укучының  көзгесе”  дигән  күргәзмә  булды. Һәр  сыйныф  дәфтәрләре  күргәзмәгә куелды. Иң   үрнәк  дәфтәрләр  2  сыйныфта  икәнлеге  ачыкланды.

Өченче  көнне “Белемлеләр  илендә”  дигән  конкурс  үтте. Рус  теле,  математика  һәм  татар  теле  буенча  төрле  кызыклы  ярышлар  оештырылды. Балалар  көнләшә-көнләшә  белемнәрен  күрсәттеләр, ребуслар  чиштеләр, уеннарда  катнаштылар.Айсинә  командасы  җиңү  яулап, бүләккә  лаек  булды.

Иң  күңелле  кичә –“Сөмбеләдә кунакта” булгандыр  мөгаен. Матур  биюләр, дәртле  җырлар, кызыклы  конкурсларда  укучылар  бик  теләп  катнаштылар. Көз кызы (Навширова  Айсинә)  көз  турында  табышмаклар һәм  кызыклы  уеннан   алып  килгән  иде. Табышмак  чишүдә  Тимурга  тиңнәр  булмады. Алма ашау, бәрәңге  ташу, мозаика  төзү  уеннары  да  бик   җанлы  үтте. ”Сөмбелә”(Мингалина  Сөмбел)  балаларга  үзенең  матур  җырын  бүләк  итте  һәм  теләкләрен  җиткерде. Соңыннан  һәр  катнашучы  көз  күчтәнәче  алды.

Соңгы  көнне “Спорт  илендә”  дигән  исем  астында  ярышлар  үтте. Ике  команда  да  тигез  очко  җыйдылар.

Атналык  бик югары  оешканлык  белән  үтте .Гомумән  безнең  башлангыч  укытучылары  иҗади  һәм  эзләнүчән  укытучылар. Алар  балалар  күңелен  күрик  дип ,  һәр  эштә дә үзләре  башлап ,янып-көеп йөриләр  һәм  эшлиләр. Алга  таба да  сау-сәламт  булып  эшләргә язсын.



К списку новостей