• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Заинский
  • Школы
  • МБОУ «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83
Телефон: +7(855)-586-92-66
E-Mail: shipki21@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ
Руководитель: Закирова Венера Саитовна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 36 ученика, 12 воспитанников
У нас учат: 12 учителей, 1 воспитатель

Новости Верхнешипкинской ООШ

Безнең авыл җирлегендә семинар...

Опубликовано: 09.03.2017

Бүген, 9 март көнне, Югары Шепкә җирлегендә Зәй районы һәм шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов И.Ф. җитәкчелегендә семинар булып үтте. Семинарда Зәй районы җирле үзидарә рәисләре, Зәй шәһәренең төрле тармак җитәкчеләре катнашты.
Авылның иң асыл тармагы булган Югары Шепкә төп мәктәбендә булдылар. Мәктәп җитәкчесе М.Ф.Мухаметханов мәктәп белән таныштырып үтте. Барлыгы 62 бала белем ала, аларга 14 мөгаллим белем бирә. Мәктәптә физик һәм патриотик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә куелган. Физкультура һәм ОБЖ дәресләрен Р.Х.Тучин алып бара.Заман таләпләренә туры килердәй бик яхшы тир, хәрби патриотик музей, авыр атлетика белән шөгыльлләнү һәм автомат сүтеп җыю почмаклары даими эшли. Алар иртәдән кичкә кадәр балалардан бушап тормый. Безнең укучылар гына түгел күрше төбәкләрдән кунаклар, элеккеге укучыларыбыз, яшьләр дә даими шөгыльләнә. Армия сафларына әзерлек тә безнең мәктәптә бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Егетләр хезмәт итү чорын бик җиңел башкарып кайттылар. Армиядә хезмәт иткән егетләрнең барысы да Раиф абыйларына рәхмәтле.
Спорт буенча уңышларыбыз күп. Безнең укучылар чаңгы спорты буенча Республикада үткән ярышларда катнаштылар. Шулай ук бу эштә спорт комитеты аша эшләүче тренер Г.И.Ахунзянованың да өлеше зур.
Шулай ук мәктәптә роботлар ясау буенча түгәрәк эшләп килә. Җитәкчесе И.З.Галиев. Алар Россия буенча конкурста катнашып грант оттылар һәм шул акчага роботлар ясау наборларын алдылар.
Мәктәпнең беренче баскычы - балалар бакчасы. Ул 2013 елдан мәктәп белән бер бинада урнашты. Мәктәпнең физика һәм технология сыйныфларын үзгәртеп, заманча югары зәвык белән бакча ясалды. Анда 14 бала тәрбияләнә. 6 бала беренче сыйныфка бара, аларны алыштырырга нәниләр килә.
Семинарда катнашучылар авылның барлык өлкәләрендә булып, мәдәният йорты бинасында эшкә нәтиҗә ясадылар.



К списку новостей