• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Заинский
  • Школы
  • МБОУ «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83
Телефон: +7(855)-586-92-66
E-Mail: shipki21@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ
Руководитель: Закирова Венера Саитовна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 36 ученика, 12 воспитанников
У нас учат: 12 учителей, 1 воспитатель

Новости Верхнешипкинской ООШ

Уку һәм уен дәресләре чиратлаштырыла

Опубликовано: 10.01.2017

Балалар бакчасында сүзлек запасын туплау һәм баетуга, җөмлә конструкциясенең үзләштерүгә, фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә.

Шуңа күрә бу эшне балага 5 яшь тулганнан да соңга калмыйча башларга кирәк. Чөнки телдәге кимчелек балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә программа материалын үзләштерергә, белем һәм тәрбия бирү процессын нормаль алып баруга комачаулаячак. Авазларның дөрес әйтелешен булдыру, сөйләм телен үстерү максатын күзаллап, уземнен эшемдә еш куллана торган, балалар тарафыннан яратып башкарыла торган уеннар тәкъдим итәсем килә. (тәрбияче Хөсниева Р.М.)

Шарны кабартабыз

Уен [ш],[с] авазларын чагыштырып ныгыту максатыннан уйнала. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Уеннын сүзләрен бергәләп кабатлыйлар:

Шар алып килдем сезгә,

Әйдә, кабартыйк бергә:

Ш-ш-ш-ш-ш! (Тугәрәк җәелә)

Шар кабарды, кабарды,

Кабарды да…шартлады!

Балалар кулларын як-якка җәяләр, чәбәкләп алалар, яңадан кулга-кул тотынышып түгәрәкне кысалар:

С-с-с-с-с!

 

Кошлар ашату

Уен [җ] авазын ныгыту максатыннан уйнала.

Балалар түгәрәктә басып торалар һәм логопед күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

Менә кошлар очып килде җимлеккә (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Әй, сөенде алар анда җим купкә (канатларын җилпеп әйләнәләр)

Әй, чукыйлар алар җимне җимлектән (башны як-якка борып чукыган хәрәкәт ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә (аякларын тыпырдаталар)

 

 Җөмләне әйтеп бетер

Охшаш мәгънәдәге сүзләрне чагыштырып ныгыту максатыннан уйнала.

Җиһазлау: рәсемнәр.

Логопед бер рәсемне ала да, балаларга күрсәтеп, үзе әйтә башлаган җөмләне тәмамларга куша:

Әти чәй ….кайната

Әби аш…пешерә

Әни табада балык…кыздыра

Апа күлмәк ….тегә

Кыз кулъяулык….чигә

Марат иртән торгач….юына

 



К списку новостей