Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)
Визитная карточка
Адрес: | 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83 |
Телефон: | +7(855)-586-92-66 |
E-Mail: | shipki21@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ |
Руководитель: | Закирова Венера Саитовна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 36 ученика, 12 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Новости Верхнешипкинской ООШ
Тыл-хезмәт батырында кунакта
Опубликовано: 21.04.2016Кулына корал алып дошманны кырган каһарманнар белән бер рәттән, тыл батырлары да Җиңүне якынайтты.
1,4 сыйныф укучылары тыл батыры булган Мәфрүзә апа Нуруллина белән очрашу оештырдылар.
Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь була.
Мәфрүзә апа безгә үзенең сугыш елларындагы тормышын сөйләде. Аның, тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә без сокланып утырдык.
Бу елларда ул япь-яшь кыз булса да, ир-ат көченә генә бирешерлек эшләр башкарырга туры килә аңа.
- Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне колхоз эшендә булдык, язын чит авыллардан җәяүләп симәнә ашлык ташыдык, ачлы-туклы килеш кырда урак урдык – барысы үтте безнең баштан. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык иде. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле иде бит. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды. 200-300 грамм ашлык алган өчен төрмә җәзасы яный иде бу елларда. Инде безнең балаларыбыз, без күргәннәрне күрмәсеннәр иде. Оныкларыбыз яхшы мәктәпләрнең кадерен белеп, укытучыларын хөрмәт итеп яшәсеннәр иде. Аларга бәхетләр, тәүфыйклар телим, - дип тәмамлады ул үзенең сүзен.
Балалар Мәфрүзә әбигә озын гомер, сәламәтлек теләп саубуллаштылар. Бу очрашу аларның күңелендә якты эз калдырды.
К списку новостей