МБОУ «Верхнепинячинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 423512, Республика Татарстан Заинский муниципальный район, c. Верхние Пинячи ул. Центральная д.20 а, пом.1000 |
Телефон: | +7(855)-586-34-25 |
E-Mail: | pinyachi63425@yandex.ru, Svpn.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнепинячинская ООШ" |
У нас учатся: | 23 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
История школы
Югары Пәнәче авылында 1917 елда башлангыч мәктәп ачыла. Бу мәктәптә эшләүче беренче куытучы Хөснемәрдән Каюмов була. Аннан соң Гыйнәя Биккулова, Кашшаф Хамитов, Сабира Хамитова була. 20 нче еллар башында ук инде мәктәп дүртьеллык белем бирүне уңышлы хәл итә башлый.
Пионер оешмасы мәктәптә 1924 елларда төзелә. Аны оештыручы Кашшаф Хамитов була. Беренче тапкыр пионерга 11 укучы кабул ителә.
1917-1939 елларда башлангыч мәктәбенең 4 классы 315 укучы тәмамлый.
1939 елда Югары Пәнәче, Урта башлангыч мәктәбе базасында җидееллык мәктәп ачыла. Бу мәктәптә Югары Пәнәче, Урта Пәнәче, Түбән Пәнәче һәм Алмалы авылы балалары килеп укыйлар. Мәктәпнең беренче директоры - П.Кукин. 1939-1967 елга кадәр мәктәпне 603 укучы тәмамлый. 1917-1967 елга кадәр барлыгы 918 укучы белем алып чыга. Шуларның 19 югары белем ала.
1929 елга кадәр балалар кечкенә өйләрдә укыйлар. Шул елны халык гомуми җыелыш ясап мәчетне мәктәп итеп файдалануга бирә. Монда 4 класс урнаштырыла.
1932 елда дүрт бүлмәле агач бина салына. Мәктәпнең ике бинасы да бик тузган, класслар кысан, караңгы була. Шул сәбәпле "Якты Йолдыз" колхозы гомуми җыелышында Югары Пәнәчедә хезмәт бүлмәләре, спорт залы һәм кабинетлары белән 192 урынлы мәктәп салу планлаштырыла.
1968-1969 уку елында хәзерге мәктәп бинасы эксплуатацияләүгә тапшырыла.