МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423533, Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, ул. Молодежная, д.1 |
| Телефон: | +7(855)-583-86-31 |
| E-Mail: | vnalim36@mail.ru; Svnlm.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхненалимская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Батькова Гузелия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 20+3(филиал) , 3 воспитанника |
| У нас учат: | 7 учителей, 1 учитель филиала и 1 воспитатель |
МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Зәй көрәшчеләре Айзат Кашапов истәлегенә бил алышты 16.05.2022

Сармашбаш мәктәбендә көрәшче Айзат Кашапов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнир оештырылды.
-
«Урок Цифры» 16.05.2022

В школе прошёл «Урок Цифры» по теме «Виртуальная и дополненная реальность».
-
Митинг, посвященный 77-летию Великой Победы / Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Митинг 07.05.2022

Ученики школы, учителя и сотрудники школы приняли частие в мининге, посвященном 77-летию Великой Победы. Учащиеся прошли с фотографиями фронтовиков. Учащиеся 7, 9 классов стояли на посту Почетного караула.
Мәктәп укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. Укучылар фронтовикларның фотосурәтләре белән уздылар. 7,9 сыйныф укучылары мактаулы каравыл постында тордылар.
-
"Всероссийский урок победы" 04.05.2022

Җиңүгә 77 ел.
Югары Мәлемдә мәгариф отличнигы, сугыш ветераны Петр Абрамовны искә алдылар
Кичә - 4 майда Югары Мәлем сигезьеллык мәктәбендә 35 ел мәктәпне җитәкләгән мәгариф отличнигы, сугыш ветераны Петр Абрамовны искә алдылар. Аның тууына -100, вафатына 30 ел. Аны искә алу кичәсенә мәктәп җитәкчелеге, укучылар, хезмәттәшләре, ветеран укытучылар, авыл халкы, Петр Абрамовның балалары, оныклары катнашты. Ветеран укытучылар, хезмәттәшләре хәтер-хатирәләрен яңартты, ветаранның онык-оныкчыклары исә шигырь сөйләде. Кичә җан бәйрәме буларак җылы узды. Шунысы игътибарга лаек, Петр Абрамов Зәй матбугаты тарихында тирән эз калдырган шәхес, шактый еллар район газетасы хәбәрчесе, "Зәй офыклары" газетасының баш редакторы булып эшләгән Иван Гаврилович Глуховның бертуган агасы.
Петр Абрамов 1922 елда Урта Баграж авылында туа,Түбән Багражда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын матур табигатьле туган авылында дәвам итә. Тырыш укучылардан була ул. Мәктәптән соң Якты Күл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә жибәрәләр. Тик ул армия сафларына алына һәм армиядә хәрби хезмәтен Забайкалье хәрби округында башлый. Ә бер елдан илдә сугыш башлана. Шанлы, дәһшәтле сугыш, Петр Абрамов фронтның алгы сызыгыннан атлый.
Мәскәү янындагы сугышлар, Смоленск оборонасы...Яраланып, госпитальдә ятып чыга. Янә сугыш... Якташ көньяк-көнбатыш һәм Украина фронтлары, Днепрны кичә, кече лейтенантлар курсларында укый. Ровно, Дубно шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тагын яралана, ике айдана соң яңадан частька әйләнеп кайта. Бу юлы ул Львовка һөҗүмдә катнаша, Буг елгасын кичә. Биредә исә кече лейтенант Петр Абрамов Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыш кыза бара. Взвод командиры Петр Абрамов Сандомир шәһәре, Висла елгасы, Орданы кичә. Әһәмиятле күперләрнең берсен саклаудагы хезмәте өчен ул лейтенант Петр Абрамов 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Янә яралар ала. Шулай итеп Петр Гаврилович Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Якташ туган авылына 1945 елның августында кайта. Якташның сугышчан юлы һәм бүләкләре “Алар илгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән китапта урын алган.
Илне торгызу еллары... Петр Гаврилович Федот мәктәбендә укыта, аннан Чыбыклы һәм Сарсаз Баграж мәктәпләрендә военрук булып эшли. 1947 елда ул Югары Мәлем мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Белемгә омтылыш көчле булган егет башта Алабуга, аннан читтән торып Казан педагогия институтын тәмамалый. Югары Мәлем мәктәбе алтыпочмаклы ике бүлмәле йортта урнашкан була. Петр Гаврилович 1949-50 елларда Югары Мәлем дүртьеллык мәктәбен җидееллыкка үзгәртергә рөхсәт ала. Директор мәктәпкә барлык укучыны тартуны максат итеп, мәктәп яны участогы, остаханә, спорт мәйданчыгы булдыруга зур көч куя.
Югары белемле биолог җитәкчелегендә мәктәп бакчасына йөзләгән төп алма агачы, карлыган утыртыла, яшелчәләр үстерелә. Шулай итеп мәктәп шаулап-гөрләп торган белем учагына әйләнә.1962 елда мәктәп сигезьеллыкка үзгәртелә һәм 1965 елда интернат ачыла. Яңа мәктәп бинасы төзелә һәм ул 1984 елга кадәр файдаланыла. Шулай итеп, авылның агач мәктәбе тарихы Россиянең мәгариф отличнигы Петр Абрамов белән бәйле.
- Петр Гаврилович безне химия фәненнән укытты. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч уза, бик аңлаешлы итеп аңлата, бергәләп биремнәр, тигезләмәләр чишә идек. Шунысы кызыклы, ул дәресне тормыш. сугыш эпизодлары белән бәйләп аңлатты. Диңгез суын кайнатып, ничек итеп тоз алганнарын мавыктыргыч итеп сөйләгәне әле дә истә калган, - ди укучысы Разилә Камалиева.
Петр Гаврилович 44 ел гомерен балалар тәрбияләү эшенә багышлый. Ул тормыш иптәше педагог Софья Егоровна белән алты бала - Альберт, Лидия, Зинаида, Валера, Владимир, Римманы үстереп, олы тормыш юлына озата.
- Петр Гавриловичның ул-кызлары гади иделәр, беркайчан һаваланмадылар, мактанмадылар. Алар мәктәп директоры балалары кебек тә түгелләр иде, - диләр классташлары.
Петр Абрамов мәктәпне җитәкләү белән бергә, Ленин исемендәге колхозның халык контроле группасы рәисе, озак еллар политбюро члены һәм колхоз партия оешмасының идеология бүлеге җитәкчесе кебек гаять җаваплы эшләрне дә башкара.
Шунысы игътибарга лаек, Югары Мәлем мәктәбе коллективы берничә ел элек мәгариф ветераннарына хөрмәтле, игътибарлы. Коллектив башлангычы белән 35 ел мәктәпне җитәкләгән мәгариф отличнигы, сугыш ветераны Петр Абрамовка мемориаль такта ясатылып, ул мәктәп диварына урнаштырылган иде.
-Әтиебез көчле рухлы, гадел булды. Нинди генә гозер йомыш белэн мөрәҗәгать итсәләр дә ул кешеләргә төпле киңәшләре, фикерләре белән ярдәм итәргә тырышты, үзен беркайчан өстен куймады. Без балаларына да, кайда гына эшләсәгез дә кеше булып калыгыз дия иде. Искә алу кичә оештырган Югары Мәлем мәктәбе укытучылар коллективына зур рәхмәтлебез, -ди кызы Римма.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. -
Акция «Весенняя неделя добра» / «Язгы шәфкатьлелек атнасы» акциясе 27.04.2022

Укучыларыбыз Сармашбаш мәчетендә булдылар.
-
«УРОК ЦИФРЫ» 27.04.2022

В школе проводили тематическое мероприятие «УРОК ЦИФРЫ» по теме «Искусственный интеллект» для учащихся 1-9 классов.
-
Г. Тукай шигырьләре 26.04.2022

Г. Тукай шигырьләрен уку.
-
Торжественная линейка. 25.04.2022

25 апреля в рамках Единого дня поднятия флагов в школе состоялась торжественная линейка с поднятием флагов РФ и РТ под гимны России и Республики Татарстан.
-
ЭКОвесна - 2022 20.04.2022

Красная книга Республики Татарстан
Татарстан Республикасының Кызыл китабы
В рамках акции ЭКОвесна в МБОУ “Верхненалимская ООШ” учитель географии Прохорова Гульназ Музакировна рассказала ученикам о Красной книге Татарстана.Она рассказала , что впервые Красная книга Республики Татарстан увидела свет в 1995 году, а до этого в восьмидесятых годах двадцатого века выходили в свет Красные книги Поволжья и Урала. С момента первого издания в неё вносились изменения: какие-то виды добавлялись и брались под охрану, а какие-то, наоборот, становились «некраснокнижными», когда переставали нуждаться в охране. Самым знающим и активным беседником был Хабриев Айбулат, ученик 4 класса.
«ЭКОвесна» акциясе кысаларында Югары Налим төп белем бирү мәктәбендә география укытучысы Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән укучыларны таныштырды. Ул Татарстанның Кызыл китабы 1995 елда дөнья күрә башлавы, һәм анда һәрвакыт үзгәрешләр кертелеп торуы турында сөйләде. Иң актив һәм кызыксынучан әңгәмәче укучылар арасыннан Хабриев Айбулат булды.
-
Классный час 19.04.2022

Классный час на тему:"Геноцид и военные преступления нацистов против гражданского населения".





