МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423533, Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, ул. Молодежная, д.1 |
| Телефон: | +7(855)-583-86-31 |
| E-Mail: | vnalim36@mail.ru; Svnlm.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхненалимская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Батькова Гузелия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 20+3(филиал) , 3 воспитанника |
| У нас учат: | 7 учителей, 1 учитель филиала и 1 воспитатель |
МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Чиста яр буйлары "акциясе 20.05.2016

"Чиста яр буйлары" акциясе кысаларында, мәктәбебез укучылары авыл эчендә урнашкан 4 күпер астын чистарттылар. Алар яр буйларыннан, күпер асларыннан чүп-чарларны җыеп күмделәр.
-
19 май-Пионер Сабантуе. 19.05.2016

Мәктәбебез традициясе булып өлгергән "Пионер Сабантуен" без быел чишмә буенда үткәрдек. Сабантуй барышында төрле уеннар, җыр-биюләр башкарылды. Укучылар күп бүләкләр, шат күңел белән өйләренә таралдылар.
-
"Культурное путешествие" 17.05.2016

Гайфуллина Эльза приняла участие в конкурсе «Тайна культурного дневника». Конкурс был не из простых, и решением оргкомитета Эльза приглашена 24 мая в «Культурное путешествие», маршрут которого она разгадывала.
-
Гаилә көне! 12.05.2016

15 май -Гаилә көне. Мәктәбебездә шул хөрмәткә "Гаилә көне" уздырылды. Күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Батьков Михаил Николаевичның олуг юбилее һәм Елена Сергеевна белән тату гаилә булып яшәүләренә 35 ел булды. Алар үзләренең гаиләсе турында сөйләде, ә укучылар аларны котлап концерт әзерләделәр. Бәйрәмдә авыл Советы депутаты Николаева Ф.Н. да катнашты. Ул укучыларга үзенең теләкләрен теләде, "тату гаиләләр күп булса иде" дип өндәде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы! 07.05.2016

Керәшен Мәлемендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булды. Мәктәп укчылары тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Концерт номерлары, чәчәкләр бүләк иттеләр. Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куелды. Өлкәннәрнең күңелләре тулып, "Катюша" җырында искә төшереп җырлап алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы! 07.05.2016

Авылыбыз Югары Налимда Бөек Җиңүгә багышланган митинг үтте. Укучыларның чыгышы өлкәннәрнеке белән аралашып барды. Укучылар авылдашларыбыз Разия Рамазанова һәм Гамир Госманов шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук, 1941 дә туганнарның очрашу кичәседә узды. Аларга төшкән авырлыкларны тыңлау балалар күңелендә сеңеп калды. Тыл ветераннары үткәннәрен искә төшереп елашып та алдылар.
-
"Үлемсез полк" 07.05.2016

Укучылар әти-әниләре, әби-бабайлары белән берлектә "Үлемсез полк"ка әзерләнделәр. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, алар һәркайсысы сугыш юлын узган әби-бабайларының портретларын митингка алып чыктылар. Мәктәп ишегалдыннан сузылган бу полк, митингка махсус әзерләнгән җыр астында атлады. Әйе, алар үлемсез, алар һәрвакыт безнең белән, безнең йөрәкләрдә мәңге саклана. Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!
-
Ты- предприниматель! 05.05.2016

Сегодня в школе прошел Единый информационный день "Ты-предприниматель!". Учащиеся познакомились с такими терминами как: "предприниматель", "бизнесмен", "богатство", "лидерство" и др. Уроки прошли в форме беседы с последующим просмотром презентации. Также был проведен тестирование.
-
Сәламәтлек көне! 03.05.2016

3 май- мәктәбебездә сәламәтлек көне үтте. Ул төрле уеннар, командалар арасында эстафта формасында үткәрелде.
-
1 май-парк һәм скверлар көне! 01.05.2016

1 май- яз һәм хезмәт бәйрәме буларак кына түгел, ә парк һәм скверлар көне буларак та билгеләп үтелде. Бу көнне укучыларыбыз авылдагы балалар мәйданчыгында чын күңелдән уйнап, күңел ачтылар.





