МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423533, Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, ул. Молодежная, д.1 |
| Телефон: | +7(855)-583-86-31 |
| E-Mail: | vnalim36@mail.ru; Svnlm.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхненалимская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Прохорова Гульназ Музакировна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 18+2(филиал) , 3 воспитанника |
| У нас учат: | 7 учителей, 1 учитель филиала и 1 воспитатель |
МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Всероссийский урок со дня рождения В.Г.Распутина 15.03.2017

В рамках празднования 80-летия со дня рождения писателя В. Г. Распутина в 15 марте 2017 года проводится Всероссийский урок, посвященный литературному наследию российского драматурга, публициста и общественного деятеля Валентина Григорьевича Распутина. Учителя русского языка с учащимися подготовили устный журнал по этой теме. Знать биографию В. Распутина очень важно ещё и потому что в очерках, рассказах, повестях Распутина очень много автобиографичного, того, что он сам пережил, увидел и сумел воплотить в художественном слове.
-
Сулыкларда сак булыгыз! 13.03.2017

Мәктәп күләм линейкада 7 сыйныф укучылары "Сулыкларда сак булыгыз!" дигән видеосужет күрсәттеләр. Анда коткару хезмәткәрләре үз-үзеңә һәм башка кешеләргә суда батканда ярдәм итү үрнәкләрен аңлаттылар. Линейка ахрында "Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!" дигән гыйбарә белән тәмамланды.
-
Экологик дәрес 10.03.2017

Бүген Сармашбаш һәм Югары Налим мәктәпләрендә экологик дәресләр узды. Дәресне биология укытучысы Батьков М.Н. уздырды. Дәрестә авыл җирлеге җитәкчесе Николаева Ф.Н. катнашты. Дәрес дөньякүләм экологик (табигый) халәкәткә багышланды. Россия, Татарстан, район һәм авылыбызда бу хәвефне булдырмау буенча нинди эшләр башкарылуы аңлатылды.
-
Яз килә - эш арта 10.03.2017

Мәктәп кырларын (отмоска школы) кардан арындыру эшендә укучылар бик тырышып эшлиләр. Чөнки быел кар бик күп, көннәр көндез җылы тора, кар тиз эреп мәктәп подвалына су тошергә мөмкин. Мәктәп янын тәртиптә тоту һәркемгә кирәк.
-
Бердәм педсовет 10.03.2017

Йомгаклау аттестациясенә күп калмады, имтиханнарга әзерләү буенча бердәм педсовет узды. Анда мәгариф бүлеге методисты Сосенкова Н.М. катнашты. Ул имтиханнарда булачак яңалыклар белән таныштырды.
-
Әниләр бәйрәме "Чулпан"да 10.03.2017

Әниләр бәйрәме "Чулпан" балалар бакчасында бик күңелле үтте. Балалар әниләрен матур җырлары, шигырьләре һәм кулдан ясалган бүләкләре белән сөедерделәр.
-
8 март белән!!! 09.03.2017

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәптә кичә узды. Кызларыбыз тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашты. Егетләребез матур җырлары, шигырьләре белән барлык хатын - кызларны, әниләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Г.Ибрагимовка 130 яшь 09.03.2017

Күренекле язучы Галимҗан Ибрагимовка 12 мартта 130 яшь. Шул уңайдан мәктәбебездә аңа багышланган күчмә стенд һәм китапларыннан күргәзмә оештырылды.
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2017

Ягез әле, кызлар!!! дигэн дивез астында кызлар әниләренә үзлэренең булган, уңган, тапкыр кызлар икәннәрен күрсәттеләр. Башка укучылар әниләренә концерт номерлары әзерләделәр. Бәйрәм белән Сезне, әниләр һәм кызлар!
-
"Юнармия"челәр шефлыкта 06.03.2017

Ветеран укытучы Хайруллина Хидая Фатхелбаяновнанын ихатасына Юнармиячылар дисанты. Ел саен 8 мартка ул үз өенә җәйгә кайта, ул кайтуга укучылар аның ихатасында кыш буена яуган карны көрәп юллар ачалар, капка төпләрен чистартып куялар. Ветеран укытучы укучыларга зур рәхмәтле.





