Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская основная общеобразовательная школа №5» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, РТ, г. Заинск, ул. Пионерская, д. 11а |
| Телефон: | +7(855)-583-60-38 |
| E-Mail: | S5.Zai@tatar.ru, sch536@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ЗООШ №5" |
| Руководитель: | Долгов Валерий Иванович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 142 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости школы
Дуслык йорты
Опубликовано: 01.02.2012Зәй муниципаль районында 2012 нче ел «Мәдәният - халыкның асылы , аның күңеле , рухи җаны , гүзәллеге” девизы астында “2012 нче ел – Милли мәдәният елы” дип игълан ителде.
29 нчы гыйнварда мәктәбебездә “Милли мәдәният елы”н ачу уңаеннан “Дуслык йорты” исемле милли мәдәният фестивале узды. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды. Һәр сыйныф укучылары төрле милләт халыкларының тарихын , мәдәниятен , милли киемнәрен , гореф – гадәтләрен , бәйрәмнәрен өйрәнеп , видео – презентацияләр әзерләделәр. Менә көтеп алган көн дә килеп җитте. Бәйрәмгә барлык укучылар, әти - әниләр , укытучылар ,чакырылган кунаклар , мәктәбебезнең хезмәт ветераннары килгән иде. Һәр сыйныф укучылары үзләре әзерләгән милләт халкы турында чыгыш ясадылар , видео – презентацияләр күрсәттеләр. Мәсәлән , 1,5,7 нче сыйныф укучылары татар халкының мәдәнияте , аларның гореф – гадәтләре , татар халык ашлары турында сөйләделәр . 6, 7,11 нче сыйныф укучылары рус халкы , аларның бәйрәмнәреннән өзекләр күрсәттеләр . 9 нчы сыйныф башкорт , 10 нчы сыйныф укучылары украин халкының тарихын , мәдәниятен өйрәнгәннәр иде. Бәйрәмдә төрле милләт халыкларының музыкасы яңгырап торды. Чара төрле милләт халыкларының милли киемнәрен киеп , милли уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм укучыларның әти - әниләре белән бергә әзерләгән өстәл табыны янында дәвам итте. Бәлеш , өчпочмак ,чәкчәк , коймак , пилмән һәм башка нинди генә нигъмәтләр юк иде табында . Бергәләп чәй эчтек , төрле уеннар уйнадык. Бәйрәмебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
К списку новостей








