Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №3» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520,Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Лобачевского, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-587-24-81;+7(855)-583-52-87 |
| E-Mail: | S3.Zai@tatar.ru,sh335@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Заинская средняя общеобразовательная школа №3" |
| Руководитель: | Романова Анна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 481 учащихся |
| У нас учат: | 31 педагог |
Новости
Күңелле чыршы бәйрәме
Опубликовано: 28.12.201528 нче декабрь көнне 3 нче урта мәктәптә татар телендә “Күңелле чыршы бәйрәме” узды. Бәйрәмчә киенгән кызлар һәм малайлар актлар залына бәйрәм тамашасын карарга җыелыштылар. Мәктәп директоры Мазуревская Валентина Андреевна укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, Яңа ел кичәсен башлап җибәрде. Яңа ел тамашасы балаларның яраткан әкият герое Убырлы, Ут һәм урман җәнлекләренең чыгышлары белән дәвам итте. Барлык җәнлекләр: куркак куян да, хәйләкәр төлке дә, усал бүре дә, җитез тиен дә Кар кызын Убырлының мәкерле кармагыннан коткардылар һәм бәйрәмгә алып килделәр. Тамашаның ахыры күңелле тәмамланды, гаделлек җиңеп, Кыш бабай бәйрәмгә вакытында килеп җитте. Укучылар бәйрәм тамашасын бик кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәмнең ямен җибәрергә маташкан Убырлыга үпкәләделәр, Кыш бабайны зарыгып көттеләр. Бәйрәмгә ямь өстәп, кыңгырауларын чылтыратып, Кыш бабай да килеп җитте, укучыларга һәм әти-әниләргә үзенең бәйрәм теләкләрен җиткерде. Кар кызы да бәйрәм белән тәбрикләде. Укучылар матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, төрле концерт номерларын башкарып та Кыш бабай капчыгыннан төрле тәм-томнар һәм бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Бәйрәмдә укучылар өчен төрле уеннар: “Өшетәм”, “Кар атышу”, “Кем җитезрәк”, “Минем арттан кабатла” оештырылды. Гомумән, бәйрәм бик күңелле булды. Тамашадан һәр кеше Кыш бабай күчтәнәчләрен һәм яхшы кәеф алып китте. Чыршы бәйрәме Яшел чыршы тирәли җыр җырлап тәмамланды.
К списку новостей









