• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Казанская, 5
Телефон: +7(855)-583-29-45;+7(855)-587-23-02
E-Mail: S2.Zai@tatar.ru, sh-237@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №2" ЗМР РТ
Руководитель: Данилова Валентина Александровна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 567 обучающихся
У нас учат: 36 педагогов

Новости школы

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эшчәнлек аша укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү”

Опубликовано: 17.03.2023

17нче мартта 2нче урта гомуми белем мәктәбендә рус мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эшчәнлек аша укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү”  темасы буенча муниципаль семинар – киңәшмәсе булып үтте. Семинарны милли мәсьәләләр буенча методист Халидә Шакир кызы Харисова ачып җибәрде, семинар программасы белән таныштырды. 2 нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары  Забурдаева Раушания Риф кызы  “Умырзая” театр коллективы эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Театрга 2022 нче елның гыйнвар аенда нигез салына. 2-5 нче сыйныф укучылары татар шагыйрьләренең шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәгә куялар.Бу көнне театр коллективы Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен күрсәтте.Төп рольне 3нче В сыйныфы укучысы Муханов Ренат башкарды.Театрны сәхнәгә куючы: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Раушания Риф кызы һәм Альбина Мөнир кызы. Шулай ук татар, рус, әзербайджан, әрмән телләрендә шигырьләр тыңланды.

        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гафурова Светлана Гарифҗан кызы “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эшчәнлек аша укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү”   темасы буенча чыгышында дәрестә һәм дәрестән тыш укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен кулланылган технологияләр белән таныштырды, мәктәптә башкарылган эшләргә анализ ясады.

       Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Парфенова Светлана Петровна “Критик фикерләү технологиясе алымнары аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” темасы буенча үткәргән мастер – классында килгән кунаклар- татар теле һәм әдәбияты укытучылары бик теләп катнаштылар.Алар “Паспорт ясау” технологиясе белән таныштылар. Семинарның соңгы өлешендә бүгенге көндә бик мөһим булган темалар буенча фикер алышулар дәвам итте. 



К списку новостей