• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Казанская, 5
Телефон: +7(855)-583-29-45;+7(855)-587-23-02
E-Mail: S2.Zai@tatar.ru, sh-237@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №2" ЗМР РТ
Руководитель: Данилова Валентина Александровна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 567 обучающихся
У нас учат: 36 педагогов

Новости школы

"Тукай йөрәкләрдә һәм телләрдә" бәйрәме.

Опубликовано: 26.04.2022

Г.Тукай - бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлсә дә, аның әсәрләре — озын гомерле булалар. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100 елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсең, кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай - әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә.

         Бөек Тукайны искә алу өчен 26 нчы апрельдә “Октябрь” мәдәният йорты каршында зур бәйрәм үтте. Бу бәйрәмдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 5нче А һәм 5нче Б сыйныфы укучылары да актив катнашты.

Тукай исән.

Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә,- дигән шигъри юллар белән “Адымнар” коллективы җитәкчесе  Миннекаев Фәннур Галимҗанович бәйрәмне ачып җибәрде. Ул укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырып узды. Сәхнәдә яраткан шагыйребезнең бик күп шигырьләре биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә  2 нче мәктәпнең “Умырзая” театр коллективы шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Верин Дмитрий Г.Тукайның “Иртә”, Лучин Максим “Ак бабай” шигырьләрен рус телендә укучыларның күңелен яулап алырлык итеп сөйләделәр. Габдулла Тукайның туган көне татарларның Гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 



К списку новостей