• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Казанская, 5
Телефон: +7(855)-583-29-45;+7(855)-587-23-02
E-Mail: S2.Zai@tatar.ru, sh-237@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №2" ЗМР РТ
Руководитель: Данилова Валентина Александровна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 567 обучающихся
У нас учат: 36 педагогов

Новости школы

"Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне"

Опубликовано: 26.04.2021

Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә. Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш. Шуны күздә тотып,  бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 135ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган бик күп чаралар үткәрелде.

Татар теле укытучылары  һәм 3-4, 8Б, 10 сыйныф укучылары  “Мин-блогер” дип исемләнгән видеороликлар конкурсында катнаштылар. Китапханәдә  Габдулла Тукай  китапларына күргәзмә оештырылды. Барлык сыйныфларда да татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларга  Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, музейлары белән таныштырдылар.

Әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре, балалар көче белән Габдулла Тукайның  “Су анасы”, “Шүрәле” , “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрләренә эшләнмәләр ясалды һәм күргәзмә оештырылды.

1 нче А сыйныфының рус төркемендә  “Кечкенә Апуш безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән туган тел дәресендә укытучы Забурдаева Раушания Риф кызы укучыларны Габдулла Тукайның балачагы белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады.

Шарапова Ралина (2А), Султанова Камилә (2В), Минхаиров Дамир (3А), Сулейманов Рамазан (3А), Султанов Нәзил (4Б), Алсу (3Б),  Бикмеев Рим һәм Радмирлар (7А) көче белән “Серле урман” дип исемләнгән әкият күрсәтелде. Анда Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” , “Бала белән Күбәләк”, “Кәҗә белән Сарык” әсәрләреннән  өзекләр кулланылды. Балалар бик оста чыгыш ясадылар. Башлангыч сыйныф укучылары бик канәгать калдылар.

Мәктәптә үткәрелгән чаралар укучыларны шәфкатьле, гадел, кыю, туры сүзле булырга,  яхшылыкка өйрәтүдә, Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксыну уятуда отышлы бер алым булып тора.



К списку новостей