• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Казанская, 5
Телефон: +7(855)-583-29-45;+7(855)-587-23-02
E-Mail: S2.Zai@tatar.ru, sh-237@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №2" ЗМР РТ
Руководитель: Данилова Валентина Александровна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 567 обучающихся
У нас учат: 36 педагогов

Новости школы

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеен һәм Иске Зәй яр буена экскурсия

Опубликовано: 02.11.2020

Бүген 2нче ноябрьдә 2нче мәктәпнең 8 нче А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Забурдаева Р.Р., ата-аналар комитеты әгъзасы Фирстова Л.Н.)  иске Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсия Иске Зәй бистәсендәге Мәктәп тавын карау белән башланып китте.

Музейда 8 күргәзмә залы бар. Ике экспозиция эшли: «Зәйнең борынгы тарихы», «Хәтер залы». Сәнгать, этнография, графика, сынлы сәнгать, нумизматика, археология, кораллар коллекциясе бар.

Музей белән танышуны укучылар төбәк рәссамы Сергей Цыгановның  рәсемнәр күргәзмәсе белән башлап җибәрделәр. Укучыларны Зәй крепосте, крестьян йорты, «Максим» пулеметы, граммофон, музей меценаты Рәисә Мартынованың шәхси коллекциясе дә битараф калдырмады.

        Укучылар экспонатларны зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм музей белгечләрен игътибар белән тыңладылар. Бөек Ватан сугышына багышланган “Хәрби дан” залы аеруча ошады. Әлеге залда сугыш ветераннарының фотолары, орден һәм медаль белән бүләкләнүчеләр исемлеге, төрледән – төрле сугыш кораллары, фронттан килгән хатлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләрен күрү мөмкинлеге булды. Музейда күргән экспонатлардан укучылар күп тәэсирләр алдылар һәм музей белгечләренә кызыклы хикәяләре һәм күргәзмә эшләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.



К списку новостей