• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, г. Заинск, ул. Казанская, 5
Телефон: +7(855)-583-29-45;+7(855)-587-23-02
E-Mail: S2.Zai@tatar.ru, sh-237@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №2" ЗМР РТ
Руководитель: Данилова Валентина Александровна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 567 обучающихся
У нас учат: 36 педагогов

Новости школы

Мин татарча сөйләшәм

Опубликовано: 10.04.2019

Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әгәр  кеше  туган телен  сөймәсә,  ул туганнарын  да  яратмас. Туган  тел  нурлы  кояш  сыман  бөтен  дөньяга яктылык, җылылык  тарата.

          21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне буларак бәйрәм ителә.   Шул уңайдан  2 нче гомуми урта белем мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә Зәй шәһәре мәктәпләре, Гулькин мәктәбе укучылары, Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле катнашты. Бәйрәмдә татар, рус, чуваш, инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиеш.

          Бәйрәм ике телдә алып барылды. 6 нчы А сыйныфы укучысы Полина Куликова (2нче мәктәп) һәм гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Гафурова Гүзәлләрнең шигырь сөйләүләре бөтенесен таң калдырды.

         Шулай ук бүген “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә старт бирелде. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

          “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында укытучылар укучылар белән берлектә кибетләрдә, музейда, урамнарда кешеләр белән әңгәмә оештырдылар. Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын өчен укытучылар туган тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, төрле бәйрәмнәр үткәрүне дәвам итәләр. Гомәрова Альбина Мөнир кызы туган тел дәресендә 4 нче сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” дигән уен –дәрес үткәрде.

            Забурдаева Раушания Риф кызы “Туган ягым-Татарстан” дип исемләнгән брейн-ринг үткәрде. Уенда 6,7 сыйныф укучылары туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.  Уен бию-җыр белән бергә үрелеп барды. 2нче сыйныф укучылары туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләр сөйләделәр. Левашина Анна (9А), Журавлева Виктория (8А) үзләренең “Читекләр” һәм рус халык биюләрен күрсәттеләр. Родионова Диләрә белән Миргалимова Вероника (9нчы сыйныф) “Без бәхетле” җырын башкардылар. 



К списку новостей