Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости школы
Зәйдә юмор сөючеләрне КВН берләштерде Зәйдә «Әйдә, шаяРТ» муниципаль этабы узды. Иң күңелле һәм тапкырлар исеме өчен алты команда көрәште, алар рус һәм татар телләрендә чыгыш ясадылар. https://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/zaida-iumor-soiucelarne-kvn-berlasterde Зәйдә юмор сөючеләрне КВН берләштерде Зәйдә «Әйдә, шаяРТ» муниципаль этабы узды. Иң күңелле һәм тапкырлар исеме өчен алты команда көрәште, алар рус һәм татар телләрендә чыгыш ясадылар. КВНны “Әйдә, шаяРТ” республика уены җиңүчесе, Зәй егете Дилияр Борһанов алып барды. Катнашучылар мәзәкләр язарга өйрәнделәр, редактуралар үттеләр. Аларның күбесе өчен бу чыгышлар юмористик сәхнәдә беренче тәҗрибә булды һәм, дулкынлануга карамастан, креативлык һәм талант күрсәттеләр. Уенда район мәдәният йорты, татар гимназиясе, Түбән Биш һәм Кадер авыллары, политехник көллияттән ике команда катнашты. Татар телендә чыгышлар арасында Кадер мәктәбе һәм татар гимназиясе командасы җиңүче булды. Түбән Биш командасы - икенче урында. Алинә Фәсхетдинова - "Иң яхшы актриса", Артем Морозов - "Иң яхшы актер", Кадер мәктәбе командасы "Иң шәп мәзәк" номинацияләрендә беренче урынны алды. Рус телендә чыгышлар арасында политехник көллиятнең "Маляры" командасы җиңде. Политехник көллиятнең "ПАСАК" командасы - II, район мәдәният йортының "РДК" командасы III урында. "РДК" командасыннан Альбина Романова - "Иң яхшы актриса", "ПАСАК"тан Александр Корсунова - "Иң яхшы актер", Маляры" командасы "Иң яхшы мәзәк" номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Җиңүче командалар 13 мартта Казанда узачак «Әйдә, ШаяРТ» татар КВНы лигасы республика фестиваленә чакырылды. Тулырак: https://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/zaida-iumor-soiucelarne-kvn-berlasterde
Опубликовано: 09.03.2025К списку новостей