• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4
Телефон: +7(855)-586-33-25
E-Mail: Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ
Руководитель: Исламова Раиса Сулеймановна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 82 ученика
У нас учат: 15 учителей

Новости школы

"Листая страницы истории школы"

Опубликовано: 16.08.2021

Работа ученицы 11 класса Мингазовой Чулпан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Кадыровская СОШ» Заинского района Республики Татарстан
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
«Кадер урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Эссе на татарском языке
Тарихлы мәктәбем
ФИО обучающегося
Укучы исем-фамилиясе
Мингазова Чулпан Ильгизаровна,
Мингазова Чулпан Илгизәр кызы
ученица 11 класса
11 нче сыйныф укучысы
ФИО учителя
Укытучы исем-фамилиясе
Аюпова Алсу Фаитовна,
Әюпова Алсу Фаит кызы
Учитель татарского языка и литературы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кадырово – 2020
Кадер - 2020
Э ч т ә л е к
1. Кереш өлеш...........................................................................................3 бит
2. Тарихлы мәктәбем..................................................................................4 бит
1)Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләр...............................................5-7 бит
2)Киләчәкле мәктәбем...................................................................................8 бит
3. Йомгаклау..................................................................................................9 бит
а
Тарихлы мәктәбем
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар... Тарих... Вакыйгаларның, күренешләрнең үткәне... Безгә кадәр яшәгән әби-бабайларыбызның тормышлары, яшәү рәвешләре... Тарих тәгәрмәче бүген безне туган авылым мәктәбенең үткәненә алып кайтыр. Бабам, әтием, туганнарым укыган мәктәпләргә...
Зәй районының төньяк-көнчыгышына урнашкан Кадер авылы тарихы 18 нче гасырдан башлана. Авылым турындагы истәлекләрдән шуны белеп була: 1870 нче елда авылыбызның су тегермәне, мәдрәсәсе, мәчете булган. Меңгә якын авыл кешесенең укырга, динле, мәгърифәтле булырга мөмкинлеге ачыла, ләкин ачлык, сугыш кебек афәтләр әлеге мөмкинлекне чикли. Әйе, авылыбызны сугыш дәхшәте, ачлык читләтеп узмый. Шуңа да карамастан туган авылымда белем бирү беркайчан да туктатылмый. Әйе, авыл тарихында мәктәп аеруча зур урын алып тора.
1900 нче елларда кечкенә генә йортта балаларны дин сабагына укытканнар. Ул вакыттагы укытучылар азмы–күпме хәреф танучы авыл кешеләре булган. 1910 нчы елда яңа җиткерелгән мәдрәсәдә Вәлиәхмәт исемле мулла укыта. Ул еш кына укытуны Исламов Ихсан һәм Миңлебаев Әюп дигән хәреф танучы авыл кешеләренә тапшыра торган булган.
1916 нчы елда Вәлиәхмәт мулла җитәкчелегендә хөкүмәт исәбенә мәктәп салына. Шул елларда авылга Уфадан, Югары Мөселман училищесен тәмамлап, Даутов Габделхак исемле мөгаллим килеп урнаша. Ул 1925 нче елга кадәр дин сабагы укыта. Озакламый ул Вәлиәхмәт кызы Ситдиха белән гаилә корып җибәрә. Ситдиха үз өйләрендә кыз балаларны укыта башлый. Башка авыллардан да хәллерәк кешеләр үзләренең кызларын укырга китерәләр.
Якынча кырыклап укучы кыз бала җыела.
Төрле фәннәр укыту 1917 нче елдан башлана. Рус телен Мария Макаровна һәм Алексей Сизовлар укыта. Бу вакытта кайбер ислам динендәге кешеләр дә рус телен өйрәнү өчен укытучысының өенә киләләр. Совет власте урнашкач, яңача укыту Сергеев Никифорлар өендә алып барыла. 1922-1923 нче елларда балалар саны 25-30 лап кына була, чөнки 1921 нче елгы ачлыкта халык саны бик нык кими. Шуның өстенә авылда 44 хуҗалык яна. Күп кенә гаилә Урта Азия якларына күченеп китә.
1924 нче елда авылыбызга килгән Гарифуллин Нурулла исемле укытучы мәктәп бакчасын булдыруга күп көч куя. Биредә карлыган куаклары, алмагачлар утыртыла. Мәктәпкә парталар кайтартыла. Пионер, комсомол оешмаларын торгызып җибәрүгә күп көч куела. 1930 нчы елның 14 нче августында “Гомуми мәҗбүри башлангыч укыту”ны тормышка ашыру өчен көрәш киң җәелә. Әкренләп укучылар саны да күбәя башлый.
1940 нчы елда башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Директоры - Ахметов Ш.Н., ә уку-укыту эшләре буенча вазыйфаларны П.П.Зайцев алып бара. Укытучы ир–егетләр сугышның беренче көннәреннән үк кулларына корал алып, илебезне сакларга китәләр. Алар урынына яңа гына мәктәпне тәмамлаган яшьләр кала.
1944-1951 нче елларда мәктәп белән Зайцев Петр Павлович җитәкчелек итә. Аның тормыш юлына һәм мәгариф өлкәсендәге уңышларына аерым тукталып үтәсем килә. Зайцев Пётр Павлович 1913 нче елның 16 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Чаллы районы Аулаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ул башлангыч белемне туган авылында алган. Шуннан соң 3 ел балалар укыткан. 1932 нче елны, 8 айлык укытучылар хәзерли торган курслар бетереп, Аулаш башлангыч мәктәбендә эшли башлаган. 1933-1935 нче елларда Алабугада, аннары Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыган.
а
1936-1937 нче елларда Бигеш авылы мәктәбендә рус теле укыткан. 1937-1940 нчы елларда Федот мәктәбендә укытучы һәм завуч булып эшләгән. Ниһаять, 1940-1941 нче елларда Кадер җидееллык мәктәбенә килгән. Күп тә үтми Совет Армиясе сафларына алынган, шуннан үзе теләп сугышка киткән. Фронтта сержант-наводчик була. 1942 нче елның 12 нче декабрендә каты сугышларның берсендә яралана һәм Багучар шәһәрендәге госпитальгә озатыла. Аннан Казан госпиталенә кайта, ә 1943 нче елның май аенда Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәре госпиталенә җибәрелә. 9 ай ярым госпитальләрдә дәваланганнан соң 1943 нче елның 18 нче сентябрендә инвалид булып Кадер авылына кайта. 1943 елның ноябреннән Кадер җидееллык мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли.
1943-1953 нче елларда Зайцев П.П. Кадер җидееллык мәктәбе директоры булып, шуннан соңгы елларда Федотта, Сарсаз Багражда һәм Зәй РОНОсында берәр ел эшли. 1956 нчы елда яңадан Кадер мәктәбенә химия-биология укытучысы булып кайта. 1948-1953 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтында читтән торып укытучылыкка укый. Мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларның хезмәт дисциплинасына аеруча игътибар бирә. Мәктәп яны тәҗрибә участогының эшен башка мәктәпләргә караганда чагыштырмача яхшырак оештыра. Зайцев П.П. 1969 нчы елларга кадәр шул эшендә эшли. Әле күптән түгел генә Зайцев Пётр Павлович хөрмәтенә истәлек тактасы булдырылды. Аны ачу тантанасына Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов та килгән иде. Ел саен без, ветеран укытучыбызны искә алып, шигырьләр сөйлибез, җырлар башкарабыз.
1951-1968 нче еллар дәверендә коллектив белән Садыков Гариф Садыйк улы, Хөсәенов Сәүбән Галимҗан улы җитәкчелек итәләр. Бу вакытларда мәктәпнең материаль базасын ныгытуга, гомуми мәҗбүри сигезьеллык
укытуны тормышка ашыруга күп көч куялар. Алар җитәкчелегендә 1965 нче елда хезмәткә өйрәтү остаханәсе салына.
1955 елларда Кадер мәктәбендә якташ язучыбыз – Рабит Батулла да эшләп ала. Аның “Туган ягым – Зәй төбәге” дигән әсәрендә әтисе белән бертуган тутасының авылыбызга күчеп килеп, тракторчылар бригадасында исәп-хисап алып торучы булып эшләве турында бәян ителә.
1966 нчы елда Шәяхмәтов Шәйхулла Шәяхмәт җитәкчелегендә 240 урынлы яңа мәктәп салына. 1979 елда урта мәктәп оештырыла. Ул елларда спорт залы, мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгы сафка бастырыла. Коллектив районның күчмә Кызыл байрагын яулап ала. Әлеге мәктәптә минем әтием дә белем ала. “Мияссәр абый, Шәяхмәт абый - тынгысыз, җаваплы, таләпчән җитәкчеләр иде. Мияссәр абый “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек шәхес. Ул эшләгән дәвердә мәктәп күчмә Кызыл байракны уз кулында тотты. Мияссәр абый мәктәпнең материаль базасын булдыру буенча зур эшчәнлек күрсәтте. Спорт залына пар белән җылыту системасы кертелде. Барлык кабинетлар тиешенчә җиһазландырылды, техник средстволар белән баетылды”, - дип сөйли торган булган бабам. Әлеге мәктәптә Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, гомерен республикабызның үткәненә багышлаган, Казанга 1000 ел барлыгын дәлилләгән, һәр табылдыкны аерым өйрәнеп документлаштырган галим, тарихчы Фаяз ага Хуҗин да эшләп алган. Югары уку йортын тәмамлап, Зәй районының Кадер сигезьеллык мәктәбенә укытырга кайта ул. Авыл балаларын мавыктыргыч тарих дөньясына җәлеп итәргә уйлый. Тик ике елдан СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтынына кече хезмәткәр буларак эшкә урнаша. “Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясен өйрәнгән санаулы галимнәрнең берсе. Бер журналистның ул чорлар хәтерегездә сакланамы дигән
а
соравына ул: “Ничек инде сакланмасын, яшь чаклар – юләр чаклар, тормыш мәшәкатьләренең ни икәнен белмәгән иң күңелле вакытлар бит ул. Укытучылар коллективы дисеңме, укучыларымы – һәрберсен сагынам, оныта алмыйм. Кайберләре белән озак еллар хатлар алышып тордык. Мөмкинлек булганда кайтып та килгәлим, телефоннан да аралашып торабыз. Безнең мәктәптә Шәйхулла Шәяхмәт улы Шәяхмәтов, Мөнәздәһә Газиз кызы Гомәрова, Зөлфирә Шәйхетдин кызы Борһанова, Михаил Иванович Никитин кебек талантлы педагоглар эшләде. Концертлар, спектакльләр куеп йөрдек. «Шоңкар»да (Ә. Атнабаев әсәре) мин төп рольне башкарган идем хәтта. Ул якларга тагын бер кайтып килергә йөрим әле,” – дип җавап кайтара.
“Фаяз абый безне тарихтан укытты. Төгәл, зыялы һәм бик аралашучан шәхес иде ул. Авылыбыз тавында бакыр чыга торган урын бар иде. Иренмичә, безне шунда алып бара иде. Изге Болгар җирләре турында мавыктыргыч итеп сөйли белүче укытучыбыз белән кечкенә генә казу эшләре дә алып бара идек”, - дип искә ала ул вакытларны әтием.
Алга таба Шәяхмәтов Мөнир Шахзадә улы һәм Галиуллин Мияссәр Гарифулла улы тырышлыгы белән 1987 нче елда авылда ике катлы мәктәп җиткерелә. Әлеге бинада заманча җиһазландырылган бүлмәләр, спортзал, китапханә, хезмәткә өйрәтү бүлмәләре, музей, компьютерлар булган. 1994-1997 елларда мәктәп белән Закиров Фаяз Файзрахман улы директор булып эшли. Ул елларда мәктәп компьютерлар белән җиһазландырыла. Мәктәптә күп еллар математика фәнен укытып, Россиянең атказанган укытучысы исеменә лаек булган Таймасов Фәнил Хәниф улы хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә “Кече академиядә” балаларга белем бирә. Аның укучылары ел саен республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар.
Мәктәбебездә хәзерге вакытта 90 укучы, 17 укытучы исәпләнә. Узган уку елында “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге
ачылды. Мәктәпкә кергәндә үк “Үсеш ноктасы” логотибы күзгә ташлана. Мәктәп эчендә дә үзгәрешләр бар. Яңа җиһазлар өчен бүленгән кабинетлар аксыл-көрән төскә буялган, ике як стена логотиплар һәм кызыл төстәге сызыклар белән бизәлгән. Укытучылар да яңа җиһазлар белән эшләү мөмкинлеген бирүче әзерлек үткән. Кыскасы, тырышып укыр өчен, эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган.
1997 нче елдан 2018 нче елга кадәр мәктәп белән тынгысыз, төгәл җитәкче Миннегалиев Равил Минразый улы җитәкчелек итә. Әлеге дәвердә мәктәптә хоккей корты, актлар залы эшләнде, алма бакчасы утыртылды, котельный газ белән җылытуга көйләнде, җылылык челтәре үзгәртелде, спорт залына капиталь ремонт ясалды. Аның авылда да, мәктәптә дә, районда да абруе зур. Хәзерге вакытта мәктәп белән үз эшенә бирелгән энергияле һәм таләпчән Цыганова Эльвира Гаваз кызы җитәкчелек итә. Ике ел эчендә бихисап күп һәм күләмле эшләр башкарды ул. 35 елга якын тарихы булган мәктәбебездә минем апам да укыды. Мин аның мәктәпне көмеш медальгә тәмамлавы белән горурланам һәм аннан калышмаска тырышам.
Җир йөзендә бары ике төшенчә мәңгелек: иcтәлек һәм хәтер. Истәлекләрне ничек саклавыбыз, үткәннәрне хәтердә ничек тотуыбыз исә бүген безнең нинди кешеләр булуыбыз турында сөйли. Һәркайсыбызның үз җиренең патриоты булуы, үз авылының эшчән кыз-уллары, танылган шәхесләре белән горурланып, искә алып торуы бүгенге тормышыбызны, мөгаен, тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәдер.
а
Кулланылган әдәбият:
1. Мәктәпнең музей бүлмәсендә сакланган документлар;
2. Ветеран укытучыларның һәм мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш класс
укучыларының истәлек–хатирәләре;
3. Рабит Батулла, “Туган ягым - Зәй төбәге” китабы;
4. Район үзәгендәге “Туган якны өйрәнү” музее фонды материаллары



К списку новостей