• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4
Телефон: +7(855)-586-33-25
E-Mail: Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ
Руководитель: Исламова Раиса Сулеймановна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 82 ученика
У нас учат: 15 учителей

Новости школы

"Йолдызлык" фестивале

Опубликовано: 21.03.2013

 

Яшь талантларыбыз

      Мәктәбебездә һәр ел саен өченче  чирек ахырында “Йолдызлык” фестивале һәм язның беренче бәйрәме “Нәүрүз” үткәрелә. Быелгы фестивальгә һәр класстан бер татар җыры башкару максат итеп куелган иде. Башка еллардан аермалы буларак, әлеге бәйрәмне укытучылар ансамбле ачып җибәрде. Алар “Ай былбылым” җырын башкарып, халык җырларының онытылмас ядкарь икәнлеген тагын бер кат исбатладылар.

      Балалар чыгышы иң кечкенә җырчыбыз - 1 класс укучысы Степанова Ека- терина башкаруында “Шүрәле” җыры белән башланып китте. Әлеге җыр “Шүрәледә кунакта” исемле презентация астында яңгырады. Кечкенәләр, бер-берсеннән калышмыйча,  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар тарафыннан “Дустым бар”, “Әйлән-бәйлән”, “Күбәләгем” җырлары яңгырады. Ә 4 класс укучысы  Юдин Артёмның әтисе белән бергә гармунга кушылып җырлавы бәйрәмгә ямь,  үзенә күрә бер үзенчәлек өстәде. Кичә 5 класс кызларының  - “Хәерле көн” , 6 класс укучысы Тартмина Татьянаның -“Сыерчык бураннары”, 7 классларның “Тукта, яңгыр” дигән җырлары белән  дәвам итте. Югары класс укучыларының чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомумән, “җырчылар”  концертның башыннан алып ахырына кадәр бәйрәм рухы, җылылык, күтәренке күңел бүләк иттеләр. Концертны  укытучылар ансамбле  “Шушы яктан, шушы туфрактан без”  дигән җыры белән төгәлләде. Бәйрәм күз ачып йомганчы узып та китте. Күңелдә җылы хисләр, соклану калды. 



К списку новостей