Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
3 декабрь - Билгесез солдат көне 03.12.2014

Киләсе елга без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Шуны да искә алып, Дәүләт Думасы депутатлары 3 нче декабрьне Билгесез солдат көне итеп билгеләде.Шул уңайдан, бүген барлык классларда әлеге датага багышлап тәрбия дәресләре үткәрелде. 1967 елның 8 маенда ачылган "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы турында мәгълүмат бирелде. Бөек Җиңүне якынайтуда үзләреннән зур өлеш керткән, исемнәре дә билгеле булмаган, каберләре дә табылмаган батыр солдатларның каһарманлыгын онытмаска өндәгән класс сәгате сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алып төгәлләнде.Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. Һәм бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк!
-
Бөек Җиңүне каршылап/ Встречая праздник победы 03.12.2014

2015 нче елның маенда без Бөек Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Мәктәптә бу олы бәйрәмгә әзерләнү максатыннан эш планы төзелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызның хөрмәтенә торгызылган һәйкәлне мәктәбебез укучылары һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар
-
Удачи! 02.12.2014

Завтра, 3 декабря 2014 года для допуска к ЕГЭ выпускникам необходимо будет написать сочинение (изложение) на заданную тему. Писать сочинение будут в школах. Оценка - зачёт/незачёт. Темы сочинения станут известны за 15 минут до проведения экзамена. Школьники будут писать работу около четырех часов – 3 часа 55 минут
-
1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2014

Шул уңайдан класс җитәкчеләре тәрбия сәгатләре уздырды. СПИД барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, статистика белән таныштылар, профилактика чараларын искә төшерделәр.Мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды.Китапханәче Шайдуллина Оркыя апалары балаларның сорауларына бик теләп җавап бирде
-
Янгыннан сак булыгыз!!! 01.12.2014

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чарада Юдин А.Ф. саклану кагыйдәләрен өйрәтте.
-
“Кояшкай” балалар бакчасында 28.11.2014

“Кояшкай” балалар бакчасында башлангыч класс укучылары еш була.Бакча балалары бик матур итеп “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде.Көз көне туган балалар бүләк тә алды
-
Әниләр бәйрәме 27.11.2014

Әниләр бәйрәме мәдәният йортында.Мингазова Диләрә һәм Сарварова Алсу барлык әниләрне котлап җырладылар.
- 25.11.2014
-
«Школа безопасности» 25.11.2014

Ученики начальных классов участвовали во Всероссийской викторине «Школа безопасности» .Ученица 1 класса Бормотина Карина заняла 1 место по региону и награждена дипломом. А остальные ученики получили сертификаты.
-
Парламент дәресе 22.11.2014

21нче ноябрь көнне “Монда законнар барлыкка килә” дигән темага Парламент дәресләре узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Cеменова Р.Н. һәм Нигматуллин Х.С. үткәрде. Дәреснең эчтәлеге кызыклы һәм бик бай әзерләнгән, шуңа күрә укучылар теләп җавап бирделәр һәм бик актив катнаштылар.






