Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Лагерь 17.06.2015

Балаларның җәйге яллары бик күңелле үтә, Оештыручылар, истә калырлык булсын дип, аеруча тырышып эшлиләр. Алар кызыклы да, файдалы да уеннар барышында балаларны креатив фикер йөртергә, бер-берләре белән дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтәләр. “Үз исемеңне рәсемгә төшер”, “Үзебезне ясыйбыз”, “Гади булмаган табышмакка җавап уйлап тап”, "Әкият геройлары", "Детектив" дигән бәйгеләр барлык балалар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Лагерь 16.06.2015

Лагерьда вакыт, төрле уеннар белән үрелеп, сизелмичә үтә. Уеннар белән бергә төрле кул эшләре дә яратып башкарыла. Бүген балалар пластилин ярдәмендә рәсем ясадылар. Нәниләрнең оста куллары астында пластилин да тылсымлыга әверелә икән. Алар бергәләп матур итеп диңгез тормышын сурәтләделәр.
-
Лагерь 15.06.2015

Туган ягым - яшел бишек, дигән бөек язучыбыз Гомәр ага Бәширов. Бүген авылыбызның табигатенә хозурландык: елга буена төштек, тау итәкләрендә һәм алма бакчасында йөрдек.
-
Лагерь 11.06.2015

12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан балалар "Россия символикалары" темасына рәсемнәр төшерделәр. ТР да читтә калмады.
-
Лагерь 10.06.2015

Зәйдән килгән "Мальвина" марионеткалар театры чыгышы балаларга бик ошады. "Маша и медведь" һәм "Сказка про Нюрку" әсәрләрен караганнан соң, аларның үзләрендә дә курчак театры кую теләге туды.
-
Лагерь 09.06.2015

Җәйнең матур көннәрен рәсемгә төшерәбез
-
Лагерь 08.06.2015

"Космос" яшьләр үзәгеннән килгән мультфильмнар, конкурслар балаларның күңеленә һуш килде. Балалар аеруча батутта яратып сикерделәр
-
Лагерь 05.06.2015

Мәктәп бакчасында эшләр гөрли.
-
Лагерь 04.06.2015

Лагерь балалары белән авыл ФАПында кунакта. Балалар үзләренең буй-авырлыкларын белделәр.
-
Лагерь 03.06.2015

Лагерьның һәр көне күңелле үтә. Бүген кызлар көнкүреш материалларыннан күлмәкләр ясадылар һәм мода күрсәттеләр






