Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 81 ученика |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Дуслык көне" 10.07.2017
Лагерьның соңгы көне дә килеп җитте. Бер гаилә булып формалашкан лагерь бүген "Дуслык көне" үткәрде. Балалар бер-берсенә хатлар яздылар, дуслык агачы ясадылар, алар белән эшләгән абый-апаларга рәхмәт хисләре белдерделәр.Балаларның лагерь белән аерылышасылары да килми. 18 көн сизелми дә узып китте, ди алар. Лагерь тәрбиячеләренә, җитәкчеләргә, тәмле ризыклар әзерләүче пешекчеләргә, чисталыкны саклаучы апаларга зур рәхмәт!
-
"Могҗизалар кыры" уены 09.07.2017
"Могҗизалар кыры" уенында балалар кошлар, бөҗәкләр, хайваннар һәм җәнлекләр турында төрле мәгълүматлар белделәр, яңа атамалар белән таныштылар.
-
"Ягез әле, балалар" конкурсы 07.07.2017
Балалар үзара ярышырга, көч сынашырга яраталар. Бүген дә тәрбияче апалар аларга төрле кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр. Ике команда арасында мәкаль-табышмаклар әйтешү, күзне бәйләп рәсем төшерү, коллаж ясау һәм башка төрле биремнәр үтәлде. Балаларга “Ягез әле, балалар!” конкурсы бик ошады.
-
"Дельфинарий" балаларны сөендерде! 06.07.2017
Бүген лагерь балалары тәрбияче апалары Садыкова Ләйсән Камил кызы белән Яр Чаллы шәhәренә “Дельфинарийга” экскурсиягә бардылар. Балалар рәхәтләнеп тамаша карадылар. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Әлеге чарадан барсы да канәгать калды. Әлеге матур чараны оештыручыларга әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт!
-
Лагерьда сәләтләр көне! 06.07.2017
“Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк” дип язган бөек рус язучысы Л.Н.Толстой. Шушы гыйбарәне искә алып, тәрбиячеләр лагерь балалары белән бергә “Сәләтләр көне” уздырдылар. Һәр бала булдыра алганча үзенең нинди дә булса сәләтен күрсәтте.
-
"Космос" бездә кунакта 05.07.2017
Бүген лагеребызда районыбызның “Космос” кинотеатры балалар өчен эшләнгән “Хәвефле каникуллар” исемле кинофильм күрсәтте. Әсәрнең эчтәлеге тормыш белән бәйле булган фактларга нигезләнгән иде, вакыйгалар барышында терроризмга корылган эпизодлар бар иде. Балалар кинофильмны кызыксынып карадылар. Әлеге фильмдагы хәфевләр кабатланмасын һәм булмасын иде. Балаларыбызның киләчәге матур һәм имин булсын!
-
Алабугада сәяхәттә! 04.07.2017
Ә бүген лагерь балалары Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдылар. Шәһәрнең матур һәм истәлекле урыннары бик күп. Быел Алабуга шәһәре үзенең 1010 еллыгын бәйрәм итә икән. Шәһәрнең борынгылыгы һәм бай үткәне уникаль тарихи һәм археологик һәйкәлләрдә чагылыш таба. Сәяхәт балаларга бик ошады. Экскурсияне оештыручыларга һәм тәрбияче Фатихова Гүзәлия Рамил кызына зур рәхмәт!
-
Болгарга сәяхәт күңелле узды! 03.07.2017
3 нче июль көнне “Йолдыз” лагере изге Болгар жиренә сәяхәт кылды. Экскурсия барышында балалар Җәмигъ мәчете, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдылар. Бу биналар – борынгы архитектура һәйкәлләре. Болар барысы да һәркемдә кызыксыну уятты. Изге җирдә алган кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел, алар балаларның күңелләрендә матур хатирә булып уелып калыр. Алып баручыларга, балаларны барлап йөрүче Нигматуллина Дания Риф кызына, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәсе килә!
-
Спортзалда уеннар 03.07.2017
Спорт залында балаларның иң яраткан уеннары - эстафета. Ике командага бүленеп ярышуда балалар сынатмыйлар: узышалар, куышалар, җитезлекләрен күрсәтәләр. Балаларга хәрәкәтле уеннар бик ошый.
-
Оста куллар без! 03.07.2017
Табигать биргән байлыклар күз явын алырлык! Урманнары, инеш-сулары, болын-кырлары, тау-калкулыклары! Алардагы муллыклардан ни генә ясап булмый! Без ясаган сувенирлар нәкъ менә шул табигатебез байлыкларыннан - бака кабыкларыннан ясалган.