• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Кадыровский детский сад «Кояшкай» Заинского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Кадер "Кояшкай" балалар бакчасы"" МБМББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423513, Республика Татарстан, Заинский район, с. Кадырово, ул. Молодежная, д. 3
Телефон: +7(855)-586-33-70
E-Mail: doukader@mail; Koyash.azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Кадыровский детский сад "Кояшкай"" Заинского муниципального района РТ
Руководитель: Исламова Раиса Сулеймановна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 22 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Новости / Яңалыклар

Гриппан саклан/осторожно грипп!

Опубликовано: 07.12.2016

Грипп ничек йога? 
Грипп инфекциясе чыганагы – авыру кеше, өч-биш көн дәвамында ул  бигрәк тә куркыныч. Гриппның күпләп таралуына аның җиңелчә формалары белән авыручылар, бигрәк тә үзләренең сәламәтлегенә генә түгел, башкаларга йоктыруга да битараф караучы  кешеләр сәбәпче була. Вирус  йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә берничә метрга тарала. Һавада ул  берничә сәгать саклана.  Авыру  өйдә кулланылышта булган әйберләр, соска, уенчыклар, киемнәр аша да йогарга мөмкин. Грипп кичергәннән соң  авыру китереп чыгарган вируска нык иммунитет  барлыкка килә.  Икенче тапкыр авыруга  яңа төрдәге грипп вирусы сәбәпче була.
Грипп белән авырганда нишләргә?
Өйдә булырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Диагнозны нәкъ менә ул куярга һәм  сезгә туры килә торган  дәвалауны  билгеләргә тиеш. Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә: даруларны тиешле  вакытында эчәргә, ятып торырга, чөнки авыру вакытында  йөрәк-кан  тамырларында, организмның саклану һәм башка системаларында киеренкелек арта.
Кайнар чәй, нарат җиләше, мүк җиләге сыгынтылары,  селтеле минераль сулар (сөт белән Боржоми һ.б.) – сыеклыкны күп эчәргә. Халык медицинасы чаралары – гөлҗимеш, балан белән юкә чәчәге, бал белән кура җиләге,  прополис, ак чыршы мае, бал белән сарымсакның да файдасы күп.
Авыручыларның күпчелеге 1-2 атнада савыга, әмма кайвакытта   грипп һәм башка сулыш юллары авыруларыннан өзлегүләр килеп чыга.
Авыруның таралуына юл куймас өчен  авыручыны сәламәт кешеләр янында калдырмаска (аерым бүлмәдә булса яхшырак). Авыру кеше бүлмәсен  даими җилләтергә, кулланган әйберләрен дезинфекция чаралары белән эшкәртергә. Авыру янында озак тормавың хәерлерәк. Аны караганда авыз-борынны марля бәйләвеч   белән капларга кирәк.



К списку новостей