Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Красная шапочка» общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Кызыл калфак" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Рафикова, д. 4 а |
Телефон: | +7(855)-583-12-25 |
E-Mail: | zainskdou@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Красная шапочка" |
Руководитель: | Шакирзянова Алеся Александровна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
ВСЕ новости детского сада!!!
Конкурс чтецов Габдуллы Тукая.
Опубликовано: 26.04.2019В нашем детском саду 26.04.2019 года прошел конкурс чтецов Габдуллы Тукая. Участие приняли дети нашего детского сада. Ребята с удовольствием прочитали стихи и получили дипломы 1, 2 и 3 места. По окончанию конкурса педагоги и воспитанники исполнили гимн татарскому языку «И туган тел, и матур тел»
Без кечкенәдән үк Габдулла Тукай белән таныша башлыйбыз. Урта сыйныфларда “Исемдә калганнар” исемле автобиографик әсәрен өйрәнәбез, аянычлы тормышы күз алдына килеп баса. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шәһәр күләмендә Габдулла Тукайга багышлап кичәләр, төрле чаралар, конкурслар уздырыла. Һәрвакытта да “Тукай – татар халкының яраткан улы, бөек шагыйре”- дигән сүзләрне еш ишетәбез һәм аның иҗаты белән чиксез горурланабыз.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньга килә. Бик яшьли ятим кала. Үзенең автобиографик әсәрендә язылган буенча бик авыр, катлаулы, аянычлы үтә аның бала чагы. Иң кадерле кешесен әнисен югалтуны, ул үзе үсеп җитеп үз көнен үзе күрә башлагач,поэт булып танылгач та бик әрнеп искә ала. Әнисенең җөназасы артыннан башына шапка да кимичә бик озак “Әниемне кире кайтарыгыз, алып китмәгез!”- дип йөгерүе турында искә алып яза.
Тагын нинди ачы хәсрәтләр әзерләгәндер инде бу балага ятимлек? Кая гына алып баргандыр язмыш сукмагы? Кулдан кулга, өйдән өйгә. Әче юл... Елаганда юатучы, авыртканда иркәләүче, назланасы килгәндә назлаучысы, эчәсе, ашыйсы килгәндә ашатучысы булмавын да, онытмый Тукай.
Шундый хәсрәтле юллар аны Кырлайга алып килә. Кырлай кечкенә Габдулланы бик җылы кабул итә. Шүрәле яшеренгән серле урманы, озын чәчле , алтын тараклы Су анасы да Тукай күңеленә бик хуш килә. Габдулла Тукай Кырлайда гүзәл белем иленә аяк баса, мәдрәсәдә белем ала башлый. Беренче тапкыр кызыклы булган “китап” иленә сәяхат ясый. Менә шунда булачак поэтның кечкенә йөрәгендә беренче иҗат очкыны кабынып, соңыннан сүнмәс ялкынга әйләнә дә инде. Юкка гына “-Минем дөньяга карашым - Кырлай авылында ачылды”- дип язмагандыр поэт.
Тормыш юлын дәвам итеп кечкенә Тукай Уральск шәһәренә эләгә. “Мотыгия” мәдрәсәсендә белем ала. Беренче тапкыр Пушкин, Гоголь, Некрасов, Крылов әсәрләре белән таныша. Шулай итеп Уральск шәһәре аңа шәхес буларак үсеп китәргә, иҗат кешеше булып танылырга ярдәм итә. Әгәр язмыш җилләре бу шәһәргә ташламаган булса, татар халкы тормышында - Тукай дигән якты йолдыз кабынмаган да булыр иде бәлки.
Соңрак поэт буларак танылган Габдулла Тукай Казанга кайта. Татар халкының тормышы, телнең югала баруы борчый Тукайны. Татар халкын бик күп илләргә таныта. Авыл тормышын зурлый, тәбигатьне ярата.
К списку новостей