Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Красная шапочка» общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Кызыл калфак" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Рафикова, д. 4 а |
Телефон: | +7(855)-583-12-25 |
E-Mail: | zainskdou@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Красная шапочка" |
Руководитель: | Шакирзянова Алеся Александровна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
ВСЕ новости детского сада!!!
Муса Җәлил!
Опубликовано: 15.02.2019Татар халкының бөек улы,герой шагырь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә һәм укуын “Хөсәения” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Кечкенәдән бик актив бала була. Кешелекле , булышчан Муса бик тиз таныла. Комсомол ячейкасын төзи.
1925 нче елда “Барабыз” исемле беренче шигъри җыентыгы чыга. Балалар өчен бик күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән.
Бүген 15 нче февраль көнне без дә Муса Җәлилне искә алып киттек. Аның иҗаты белән таныштык, балалар күп кенә шигырҗләрен яттан сөйләделәр, “Җырларым” , “Кызыма” җырларын бергәләп тыңлап киттек. Татар телендә төшерелгән “Кызыл ромашкалар” мультфильмын карап киттек. Балалар татар халкында шундый герой шагырь булуы белән горурландылар. Аның фаҗигале төстә вафат булуына, җәзалап үтерелүенә фашист германиясенә ачуландылар. Башка беркайчан да сугышлар булмасын дигән теләктә без үзебезнең Муса Җәлилне искә алу мероприятиясен тәмамладык.
К списку новостей