• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад «Василек» комбинированного вида" Заинского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. М.Никифорова, д. 77
Телефон: +7(855)-587-54-84
E-Mail: zainskdou12@mail.ru; Vasil.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Василек"
Руководитель: Фёдорова Наталья Игоревна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 162 воспитанника
У нас учат: 21 педагог

ВСЕ новости детского сада "Василек"

Карга боткасы.

Опубликовано: 27.03.2024

Карга боткасы—халкыбызныӊ элек бик популяр булган, күӊелле итеп үткәрелгән бәйрәмнәрнеӊ берсе. Балаларны ата-бабаларыбызныӊ милли бәйрәме белән таныштыру максатыннаӊ бүген безнеӊ балалар бакчасында шушы бәйрәм оештырылды.Балалар матур итеп киенеп «өйдән-өйгә» йөреп ботка пешерер өчен ризыклар җыйдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр. Бәйрәмнеӊ төп катнашучылары- «хуҗалар», әлбәттә балалар булды. Радмир-бабай ролен уйнады, Ясминә-әби ролен, Румина-түтәй ролен башкардылар. Ботка пешкән арада бик матур итеп яз турында җырлап, каргалар турында шигырьләр тыӊлап күӊел ачтык. «Кызыл яулык», «Капка» уеннарын уйнадык, кашыкка йомырка салып ярыштык, ат чабышын оештырдык. Хәтта, учак аша да сикердек.Малалайлар гына түгел-— кызлар да куркып тормады, сикерде. Булдырдылар балалар! Шулай итеп, төрле кызыклы уеннар уйный торгач—боткабыз пешеп җиткәнне сизми дә калдык. Балалар бик сөенделәр, тәмләп ботканы ашадылар һәм яхшы кәеф белән таралаштылар. Бу бәйрәмне без ел саен үткәреп киләбез. Чөнки, балалар халкыбызныӊ милли бәйрәмнәрен, йолаларын белеп үсәргә тиеш дип, саныйбыз.



К списку новостей