• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад "Энже" комбинированного вида" Заинского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Катнаш төрдәге «Энҗе» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, г. Заинск, пр. Победы, дом 14 «б».
Телефон: +7(855)-583-26-98
E-Mail: enze19@yandex.ru. zai.Enzhe@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Энже"
Руководитель: Мурзагова Венера Равильевна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 101 воспитанник
У нас учат: 19 педагогов

Новости нашего садика

Сабан туе - көч сынашу, күңел ачу бәйрәме

Опубликовано: 11.06.2021

       Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Энҗе” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен башлап җибәрдек.  Алар янына кунакка Габдулла Тукайның яратып тыңлаган әкият герое Шүрәле дә килде. Балалар аны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. “Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. “Капчык сугышы”, “Аркан тартыш”, “Таяк тартыш” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала. “Чиләк белән су ташу”,  “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Бәйрәмне йомгаклап, балалар Шүрәле белән татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр. Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.



К списку новостей