• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Берёзка» Заинского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Клубная, д. 6
Телефон: +7(855)-586-61-90
E-Mail: zainskdou14@mail.ru Berez.zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Березка"
Руководитель: Фарутдинова Марина Александровна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 125 воспитанников
У нас учат: 16 педагогов

Новости

Нэуруз

Опубликовано: 21.03.2012

“Каенкайда” Нәүрүз бәйрәме.

 

21 март көнне “Каенкай” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме өтте. Татар теленә, татар халкының бәйрәмнәренә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, элекке йолаларны онытмыйча, истә тоту максатыннан чыгып без бу эшләрне башкарабыз. Чөнки бүгенге көндә дә Нәүрүз рухи тормышыбызның бер өлеше булып тора,һәм ул ел саен яңа эчтәлек, бизәкләр белән байый бара.

Зал кичтән үк матур итеп бизәлде.

Яз күренеше, авыл өе, стенада “Исәнме, Нәүрүз”, “Нәүрүз – мөбарәкбад” сүзләре язылган. Нәүрүз хемәт халкы, игенчеләр бәйрәме, яз һәм өмет бәйрәме ул.

Иртәбез балаларның төркемнәр буйлап йөрүеннән башланды, алар төркемнән – төркемгә кереп “Нәүрүз” әйтеп сый – хөрмәт җыеп йөрделәр.

 

Ач, ишегең керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез

Түтәй, бир безгә күкәй

Безгә бирсәң бер күкәй

Тавыгың салыр 100 күкәй

 

Шулай итеп җыйган тәм – томнар белән бәйрәм залда дәвам итте.

Беркем дә читтә калмады. Иң беренче “Каргалар” килделәр.

 

Кар – кар- кар

Канатымда хатым бар

Буең җитсә тартып ал! – дип

 

Яз килүен хәбәр итеп хат китерделәр.

Яз көне табигать матурлана, ямьләнә, яшәрә, агачлар яфрак яра. Шуны тәсфирлап өлкән төркем кызлары, зифа каеннар биюен башкардылар. Елгаларда бозлар китә, шуңа сөенеп бакалар уянып килеп чыктылар.

Яшел чирәм өстендә сап-сары чебиләр йөгерүен бәләкәйләр төркеме күрсәтте.

Беркем дә читтә калмады. Әби – бабай, аю, Нәүрүзбикә кунакка килеп матур – матур уеннар, җырлап, биюләр оештырдылар. Бигрәк тә “Башмакчы” дигән уенны балалар бик теләп уйнадылар. Нәүрүзбикә үзенең тылсымлы таягы белән чәчәкләрне, йоклап яткан аюны уятты.

Нәүрүз балаларга да, бакча хезмәткәрләренә, әти – әниләргә дә  зур бәйрәм



К списку новостей