МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Аленка» Заинского муниципального района РТ (ликвидация с 16.08.2023)
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Баныкина, д. 9 |
| Телефон: | +7(855)-587-16-14 |
| E-Mail: | Ds.zsk.al@tatar.ru, zainskalenka@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Аленка" |
| У нас учатся: | 56 детей |
| У нас учат: | 8 педагогов |
Аннотация к рабочей программе воспитателя по обучению татарскому языку
“Татарстан Республикасы халыклары теллǝре турында” Татарстан Республикасы Законында һǝм татарстан Республикасында башка теллǝрне саклау, ɵйрǝнү һǝм үстерү буенча Татарстан Республикасы дǝүлǝт программасында мǝктǝпкǝчǝ белем бирү ɵчен кирǝкле шартлар булдыру каралган. Татарстан Республикасы Мнистрлар Кабинеты карары нигезендǝ кабул ителгǝн 2010 – 2015 елларда мǝгарифне үстерү стратегияендǝ (30.12.2010, № 1174) мǝктǝпкǝчǝ тǝрбия һǝм белем бирү учреждениелǝре ɵчен рус һǝм башка миллǝт балаларын татарча ɵйрǝтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) тɵзү бурычы куелды.
Балалар бакчасында рус балаларына татар теле ɵйрǝтү программасы (алга таба программа) “Мǝктǝпкǝчǝ тɵп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль дǝүлǝт талǝплǝре”нǝ нигезлǝнеп тɵзелде.
Программа 4 яшьтǝн 7 яшькǝ кадǝр булган рус телле балаларны татарча аралашырга ɵйрǝтү эшчǝнлеклǝрен үз эченǝ ала. Программа мǝктǝпкǝчǝ яшьтǝге баланыӊ үсеш закончалыкларына, шǝхси һǝм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүлǝргǝ, тел ɵйрǝтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгǝн коммуникатив технология принципларына, гамǝли эшкǝртмǝлǝр һǝм методик киӊǝшлрǝгǝ, мǝктǝпкǝчǝ мǝгариф системасы эшǝнлеген ачыклый торган норматив-хокукый актлар, документларга нигезлǝнǝ.
Программа принциплары
Коммуникативлык принцибы балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга ǝзерли. Телне фǝн буларак түгел, ǝ аралашу чарасы буларак ɵйрǝтǝ.
Тел ɵйрǝтү, тǝрбия һǝм үстерү бурычларыныӊ бер-берсе белǝн тыгыз бǝйлǝнештǝ тормышка ашырылу принцибы.
Дǝвамчанлык принцибы балалар бакчасы һǝм башлангыч мǝктǝптǝ эзлеклелекне күздǝ тота.
Белем бирү эшчǝнлегенеӊ мотивлашкан булу принцибы – бала материалны үзе ɵчен кызык булганда үзенеӊ шǝхси ихтыяҗларына туры килгǝндǝ генǝ кабул итǝ һǝм фикерли башлавында. Тел ɵйрǝтү процессында ǝкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар белǝн очрашу, уен элементларын куллану тел материалын ɵйрǝнүнеӊ мотивлашкан булуын тǝэмин итǝ.
Индивидуальлǝштерү принцибы тел ɵйрǝткǝндǝ социаль шǝхес сыйфатларын үстерүне күздǝ тота. Балаларныӊ яшь үзенчǝлеклǝрен исǝпкǝ ала.
Күрсǝтмǝлелек принцибы тел ɵйрǝтүне, кɵндǝлек тормыштагы һǝртɵрле эшчǝнлеккǝ бǝйле рǝвештǝ, балаларныӊ тирǝ-юньне танып белүендǝ тɵп чара булып торган уен аша үткǝрǝ.
Интеграция принцибы – һǝр сɵйлǝм тɵренеӊ үзенчǝлеген исǝпкǝ алып алу, тǝрбияче сɵйлǝмен техник чаралар ярдǝмендǝ тыӊлау, тел үзенчǝлеклǝрен тɵрле күнегүлǝрдǝ бирү, балалар ныӊ диалогик сɵйлǝмен үстерү.

















